Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Бүген хезмәттәшебез Әлфия Әсхәт кызы Шәрәфетдинованың туган көне.

21 ноября 2018, 10:07

1988

0

0

Бүген хезмәттәшебез Әлфия Әсхәт кызы Шәрәфетдинованың туган көне.

 

Шул уңайдан без аны гомеренең матур бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сиңа исәнлек, гаилә бәхете, Расыйх белән тигезлектә тормышыгызның рәхәтен күреп, яшәвегеңне телибез. Без аның төпле акылына, дөньяга киң карашына, кызыксынучан булуына, һәр өлкәдә белгеч дәрәҗәсендә фикерли белүенә сокланабыз һәм хөрмәт итәбез. Дус һәм тату коллективта хезмәтеннән тәм табып иҗат итүен, уңышларга гына ирешүен телибез. Ул гаиләдә дә барысын да үз канаты астына җыеп торучы ягымлы хатын-кыз һәм үрнәк әни. Узган ел гомеренең тагын бер шатлыклы мизгеле булды: кызы Рамилә белән кияве Айнур узган ел онык бүләк иттеләр. Улы Әмир дә уңышлары белән генә сөендерә. Тормышың касәсе гел шулай тулып торсын Әлфия, яхшылыкларың үзеңә әйләнеп кайсын.

Сине котлап “Буинск-Информ” коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X