Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлаулар

Теңкәш авылында туып, бүгенге көндә Буа шәһәрендә яшәүче безнең өчен бик кадерле, хөрмәтле бердәнбер сеңелем Рәмзия Җәүдәт кызы Мөхәммәтҗанованың 55 яшьлек юбилее

03 августа 2018, 15:49

1057

0

0

Теңкәш авылында туып, бүгенге көндә Буа шәһәрендә яшәүче безнең өчен бик кадерле, хөрмәтле бердәнбер сеңелем Рәмзия Җәүдәт кызы Мөхәммәтҗанованың 55 яшьлек юбилее

  •  
  • Теңкәш авылында туып, бүгенге көндә Буа шәһәрендә яшәүче безнең өчен бик кадерле, хөрмәтле бердәнбер сеңелем Рәмзия Җәүдәт кызы Мөхәммәтҗанованың 55 яшьлек юбилее. 
    Сеңелем Рәмзия! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчен, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән, тигезлектә, балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп, бергә-бергә яшәргә язсын иде. 
    Туганымның туган көне бүген, 
    Искә алдым бала-чакларны. 
    Гөрләп үскән күңелле вакытлар, 
    Аңардан да ямьле чак бармы? 
    Котлыйм туган көнең белән, 
    Газиз туганым минем. 
    Синең матур булмышыңа, 
    Юк сокланмаган көнем!!! 
    Матур яшик Җирдә, тормыш сөеп, 
    Эх туганннар, - диеп сөйсеннәр. 
    Бәхет телим сиңа, гомер телим, 
    Тик хөрмәткә сине күмсеннәр! 
    Яшиселәр килеп яшик әле, 
    Туганлыкның кадерен балкытып. 
    Безнең арттан килгән буыннарга, 
    Иң кадерле, сүнмәс нур атып!!! 
    Иң изге теләкләр белән, җизнәң Рәшит, апаң Резедә, кызыбыз Ләйсән, киявебез Марат, оныкларыбыз Арслан, Динара-Диләрә, улыбыз Ленар.

  •  

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев