Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген “Арктика” боз сараенда дуслары Дмитрий Киренков истәлегенә хоккей турниры оештырдылар +фото

"Арктика" спорт мәктәбе, Казанның "АЗС" хоккей командасы шушы көннәрдә зур югалту кичерде. Дима боз сараенда тренер булды, Казан хоккей командасында хоккей уйнады. Иптәшләре белән ял итәргә баргач Дмитрий Киренков Идел елгасында батты. Дмитрийның фаҗигасен дуслары, хезмәттәшләре дә бик авыр кичерде. Бүген "Физкультурачы көне" уңаеннан Буаның 1һәм 2 номерлы, Ульяновскийның "...


"Арктика" спорт мәктәбе, Казанның "АЗС" хоккей командасы шушы көннәрдә зур югалту кичерде. Дима боз сараенда тренер булды, Казан хоккей командасында хоккей уйнады. Иптәшләре белән ял итәргә баргач Дмитрий Киренков Идел елгасында батты. Дмитрийның фаҗигасен дуслары, хезмәттәшләре дә бик авыр кичерде. Бүген "Физкультурачы көне" уңаеннан Буаның 1һәм 2 номерлы, Ульяновскийның " Гулливер", Казанның "АЗС" хоккей командалары Дмитрий Киренков исемендәге кубокка турнир оештырдылар.
Уеннар башланганчы мәрхүмне искә алдылар. Дмитрий Казанның "АЗС" хоккей командасында 12 номер астында уйнаган. Командадаш дуслары аның киеп уйнаган киемен дә алып килгәннәр иде. Аннан зур экранда мәрхүм исән чагында бергә төшкән фотоларны карадылар. Бу мизгелләрдә беркем күз яшьләрен тыя алмады.
Уеннарда Буаның 1 номерлы командасы җиңүче булды. АЗС-Казан икенче, Ульяновск командасы өченче урын белән канәгатьләнде.

Дмитрий уйнага Казан командасы уенчылары кулларына кара ленталар бәйли

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Арктика” спорт мәктәбе, Казанның “АЗС” хоккей командасы шушы көннәрдә зур югалту кичерде.