Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәламәтлегеңне саклыйсыңмы

25 февраль календарьда Сәламәтлек саклау көне дип күрсәтелгән. Исәнлек бернинди акчага да сатып алып булмаслык иң зур байлык. Сез сәламәтлегегезне саклыйсызмы? Шушы сорауны төрле һөнәр ияләренә юлладык. Илдар НАСЫЙБУЛЛИН, сыеклатылган газның куст базасы йөртүчесе: -Сәламәтлекне саклау бер көн кысаларына гына сыеша торган нәрсә түгел. Ми-нем бар җирем дә сау-тазамы, дип...


25 февраль календарьда Сәламәтлек саклау көне дип күрсәтелгән. Исәнлек бернинди акчага да сатып алып булмаслык иң зур байлык. Сез сәламәтлегегезне саклыйсызмы? Шушы сорауны төрле һөнәр ияләренә юлладык.
Илдар НАСЫЙБУЛЛИН, сыеклатылган газның куст базасы йөртүчесе:
-Сәламәтлекне саклау бер көн кысаларына гына сыеша торган нәрсә түгел. Ми-нем бар җирем дә сау-тазамы, дип дәваханәгә барганым юк. "Билге" өчен ге-нә булса да, диспансеризация бар инде хәзер. Яшь барган саен үзеннән үзе саклана башлыйсың икән ул. Ашауны тәртипкә китерәсең, авыруга тиз бире-шүчән әгъзаларны дәвалый, саклый башлыйсың. Гомер буе автомобиль ру-ле артында, командировкаларда үземне жәлләп торырга мөмкин булмады. Гомумән, исәнлекне яшь-тән сакларга кирәк. Профилактика сәламәтлек нигезе диюләре дөрес.
Ленар ВӘЛИУЛЛИН, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы:
- Мин сәламәтлекнең төп нигезе спорт дип уйлыйм. Үзем чаңгыда шуам, волейбол, теннис уйныйм. Туклануга килгәндә, билгеле бер диеталарым юк, бары тик чамалап кына ашыйм. Башкача булганда спорт белән шөгыльләнәсе авыр, тын кысыла. Аннары начар гадәтләрдән тыелу исәнлек өчен бик кирәк нәрсә дип уйлыйм.
Рамил ӘҺЛИУЛЛИН, финанс-бюджет палатасы рәисе:
- Сәламәтлек турында даими кайгыртканда гына нә-тиҗәсе булачак. Моның өчен күбрәк хәрәкәтлә-нергә, спорт белән шө-гыльләнергә, җиләк-җи-меш һәм яшелчәгә өстенлек бирергә, табибларга күренеп торырга кирәк. Без боларның барысын да үтибез, дип әйтә алам. Спортка килгәндә, кыш көннә-рендә гаиләбез белән чаңгыга басабыз. Яктыртылган трассага ял көннәрен-дә дә, кичләрен дә барабыз. 6 яшьлек төпчек улыбыз да рәхәтләнеп шуа, хоккей да уйный. Үзем дә хоккей, волейбол уйнарга вакыт табам, нинди һава торышында да эшкә җәяү йөрим. Ярышларда да катнашам. Әле күптән түгел генә муниципаль хезмәт-кәрләр арасында узган спартакиадада район командасы җиденче урын алды. Мин волейбол, ми-ни-футбол, баскетбол ярышларында катнаштым. Сәламәтлек мөмкинлек бирмәсә, моны эшләп булмый.
Ольга СЕМЕНЫЧЕВА, Яшевка авыл җирлеге башлыгы:
- Хәлдән килгәнчә, кайгыртырга, сакларга тырышабыз, билгеле. Майлы ризык ашамыйбыз, күбрәк җәяү йөрибез, бигрәк тә кичләрен йокы алдыннан урамга чыгабыз, мөмкинлек булу белән кышын чаңгыда шуабыз, җәй көннә-рендә урманга барабыз. Сәламәт яшәү рәвешен яшьтән сеңдерергә кирәк. Шуңа оныкларны спорт бе-лән шөгыльләнергә өндибез. Алар "Батыр" спорт мәктәбенең Кыят мәктә-бендә эшләп килүче дзюдо түгәрәгенә йөриләр. Безгә килгәндә бергәләп иртәнге зарядка ясыйбыз.

Фото http://mccalldemetrius.typepad.com/blog/2012/10/health-and-fitness-exp… сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 25 февраль календарьда Сәламәтлек саклау көне дип күрсәтелгән. Исәнлек бернинди акчага да сатып алып...