Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа ел мәшәкатьләрен күмү мәшәкатьләре алыштырыр дип башларына да килмәгән

Үлемне күз белән каш арасы кебек якын дип белми генә әйтмиләрдер...Әҗәл дигәнең кемне кайда сагалап тора бит. Тәкъдиреңә шулай язылган булса, ул синең гаиләңә дә, эшеңә дә, яшеңә дә, карамый. Гомерең беткән булса, сине якыннарың да, нинди генә көчле медицина да алып кала алмый. Адәм баласы монда көчсез... Сабада яшәүче...

Үлемне күз белән каш арасы кебек якын дип белми генә әйтмиләрдер...Әҗәл дигәнең кемне кайда сагалап тора бит. Тәкъдиреңә шулай язылган булса, ул синең гаиләңә дә, эшеңә дә, яшеңә дә, карамый. Гомерең беткән булса, сине якыннарың да, нинди генә көчле медицина да алып кала алмый. Адәм баласы монда көчсез... Сабада яшәүче Зәйнуллиннар да күңелле Яңа ел мәшәкатьләрен күмү мәшәкатьләре алыштырыр дип башларына да китермәгәннәрдер. Халык мәш килеп Чыршы бәйрәмнәренә әзерләнеп йөргәндә, гаилә башлыгы Фәрит хатынсыз, ике бала әнисез кала...

Рәзилә үзе Кукмара районы Сазтамак авылыннан,кечкенәдән ятимлек ачысын татыган -әбисе тәрбиясендә үскән. Чулпыч егете Фәрит белән 2006 елда өйләнешеп матур гаилә корганнар. Ипотекага фатир алганнар. Шигъри җанлы, иҗатка омтылучан Рәзилә балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән, әле күптән түгел эшен алыштырган - балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә урнашкан. Фаҗиганең башы нәкъ шул коллектив каршында башланган да инде. Яңа ел кичәсе көнне (хәзер аны заманчалаштырып "корпоратив" дип атыйлар) бәйрәм барышында Рәзиләнең кисәк кәефе киткән, аны "Ашыгыч ярдәм" белән хастаханәгә алып киткәннәр. "Миңа хәбәр бирүгә, хастаханәгә тиз арада килеп җиттем, Рәзилә аңында түгел иде инде, мине янына кертмәделәр, төнге 1ләрдә җан бирде", - дип искә ала Фәрит ул көннең шомлы вакыйгаларын. "Мондый бәйрәмнәрдә моңарчы бик катнашканы юк иде, шуңадырмы, кичәне алып баручы буларак, бик дулкынланды, борчылды. Өстәвенә югары кан басымы белән интегә иде, инсульт булган дигән фараз бар, хәзер экспертиза нәтиҗәләре Казанда тикшерүдә, алар кайтмыйча берни дә әйтеп булмый. Алкоголь белән агуланган дигән имеш-мимешләр бөтенләй дөреслеккә туры килми, хатынымның исерткеч эчемлекләрне авызына да алганы булмады", - дип дәвам итә Фәрит авыр сулап... "Алдагы көнне "Миңа акча күчкән", дип шалтыратты эштән, аннары бергә кибетләргә чыгып тәм-томнар алдык. Мондый хәсрәт килер дип кайлардан башыбызга килсен?! Ышана алмыйм аның юклыгына. Каядыр киткән дә, менә менә кайтып керер төсле...

Фәрит хәзер ике баласын аякка бастырасым бар дип нык, язмышына күндәм булырга тырыша. Чулпычта оныклары өчен өзелеп торучы әнисе, Сабада ярдәмгә әзер бертуган апасы белән абыйсы бар. "Авыр вакытта бик күпләрнең ярдәмен, терәген тойдым. Үзем хезмәт куйган "Экопродукт" җәмгыятенә, ДЮСШ "Сабантуй"га, "Әллүки" балалар бакчасы, гимназия коллективларына, классташларга, туганнарга, Рәзиләнең Кукмара районы Байлангар авылындагы абыйсына, барлык дусларга бик рәхмәтлемен. Берсе дә мондый хәсрәт күрмәсен, беркем дә ялгызлык ачысын тоймасын, иминлектә яшәсеннәр иде" - ди ул.


И.Ильфирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев