Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казанның Мәрҗани мәчете мохтаҗлар өчен тотылган киемнәр һәм өй җиһазлары кабул итә

Кешеләр өйләрендә инде кирәк дип табылмаган кием-салымны, өй җиһазларын мәчеткә китерә ала, а анда әлеге әйберләрне мохтаҗларга таратачаклар. (Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ"). Казанның Шиһабетдин Мәрҗани мәчетендә мохтаҗларга ярдәм итү максатында, тотылган киемнәр һәм өй җиһазлары кабул ителә башлады, дип хәбәр итә мәхәлләнең матбугат хезмәте. Мәрҗани мәчетенә көн саен диярлек мохтаҗ...

Кешеләр өйләрендә инде кирәк дип табылмаган кием-салымны, өй җиһазларын мәчеткә китерә ала, а анда әлеге әйберләрне мохтаҗларга таратачаклар.


(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ"). Казанның Шиһабетдин Мәрҗани мәчетендә мохтаҗларга ярдәм итү максатында, тотылган киемнәр һәм өй җиһазлары кабул ителә башлады, дип хәбәр итә мәхәлләнең матбугат хезмәте.

Мәрҗани мәчетенә көн саен диярлек мохтаҗ кешеләр ярдәм сорап килә. Алар арасында ут бәласеннән зыян күрүчеләр, чит яклардан күчеп кайтучылар, төрле сәбәпләр аркасында бөлгенлеккә төшеп хәер сораучылар, физик мөмкинлекләре чикле булганнар, сәламәтлекләре какшаган кешеләр бар. Әлеге мохтаҗларга ярдәм итү ниятеннән, Мәрҗани мәчете җитәкчелеге тотылган киемнәр, өй җиһазларын кабул итәргә карар кылган. Күңелләрендә иман нуры булган кешеләр өйләрендә инде кирәк дип табылмаган кием-салымны, өй җиһазларын мәчеткә китерә ала, а анда әлеге әйберләрне мохтаҗларга таратачаклар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев