Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

РИНАТ РӘХМӘТУЛЛИН: ӘНИ ҮЛГӘЧ, АВЫЛНЫҢ ЯМЕ КИТТЕ

(Якташыбыз Ринат Рәхмәтуллин әнисе вафатыннан соң intertat.tatar электрон газетасы хәбәрчесенә интервью бирде. Сезнең игътибарга шуны тәкъдим итәбез.) Татар эстрадасы җырчысы Ринат Рәхмәтуллин әнисен югалтты. 6 сентябрьдә Буа районы Түбән Наратбаш авылында яшәүче Нурия апаның китүенә бер ай булды. Ул инфаркт булып, 79 яшендә мәңгегә күзләрен йомды. Ринат ул кайгылы көн...

(Якташыбыз Ринат Рәхмәтуллин әнисе вафатыннан соң intertat.tatar электрон газетасы хәбәрчесенә интервью бирде. Сезнең игътибарга шуны тәкъдим итәбез.)

Татар эстрадасы җырчысы Ринат Рәхмәтуллин әнисен югалтты. 6 сентябрьдә Буа районы Түбән Наратбаш авылында яшәүче Нурия апаның китүенә бер ай булды. Ул инфаркт булып, 79 яшендә мәңгегә күзләрен йомды. Ринат ул кайгылы көн турында intertat.tatar хәбәрчесенә сөйләп, кабат күңелендә яңартты.

- 5е көнне Пенза идем, кичке сәгать 10да әнигә шалтыраттым. "Хәлем бик начар, реанимациядә ятам", - диде. Төнгә 3тә кайттым, күзгә йокы керми. Реанимация бүлегенә шалтыратып, әнинең хәлен белергә уйладым. Ләкин төн уртасы, йоклыйлардыр дип борчымадым. Бишенче яртыда табиб шалтыратып: "Ринат, с мамой плохо", - диде. Мин килгәндә, әни аңында түгел иде инде. Ярты сәгать эчендә китеп барды, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Ринат Рәхмәтуллин.

Җырчы сөйләвенчә, Нурия апа егылып, оча-бот буынын сындыру сәбәпле, операция кичергән булган. "Операциядән соң бик сызланды, күңеле моңсу булды. "Аякка баса алырмынмы икән?" дип бик борчылды. Инде терелгәч кенә, уйламаганда инфаркт булып реанимациягә эләкте. Ул чакта савыкты, әмма бу юлы икенче инфарктны кичерә алмады", - ди Ринат.

Нурия апа Сафиулла кызы Рәхмәтуллина 40 ел буе балалар тәрбияләгән. "Әни бик әйбәт кеше иде. Аның юклыгына әле дә ышанып булмый. Әнине соңгы юлга озатырга бик күп кеше килде. Авыл халкы "авылыбызның яме китте", диде. Балаларны - бала, олыларны олы итә белде ул. Теләсә кем белән уртак тел таба алды. Зур хөрмәттә яшәде, бик яраттылар аны. Мин гастрольгә киткәч, көненә 10-15 тапкыр шалтырата иде. Хәлемне белешмичә йокларга ятмас иде. Әни һәрвакыт "Ринат" дип яшәде. Бик юксынам әнине, кыен, өйдә бушлык. Хәзер шалтыратучы да юк. Концерт вакытында телефонны сүндереп куйгач, "хәлләрегез ничек, исән-саумы?" дип төркемдәге бөтен кешегә шалтыратып чыга иде. Әнинең китүе - безнең өчен зур югалту. Исән чагында әнинең кадерен белергә кирәк", - диде җырчы.

Ринатның һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз, күркәм сабырлык телибез. Нурия апаның урыны оҗмахта булсын!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев