Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Теләп алган бәхет

Алар ...дәваханәдә очраштылар. Дилбәрнең авыр хаста әнисенең көннән-көн "сүнүен" күреп, җанын кая куярга белмәгән вакытлары иде. Коридорда таныш булмаган ир-ат белән сөйләшеп киттеләр. Инвалид коляскасына утырган яңа танышының сүзләре йөрәгенең иң яшерен почмакларына үтеп керде... Марс Дилбәрнең әнисе янына килүен тү-земсезлек белән көтә башлады. Коридорның теге башында күренүгә, сабый кебек...


Алар ...дәваханәдә очраштылар. Дилбәрнең авыр хаста әнисенең көннән-көн "сүнүен" күреп, җанын кая куярга белмәгән вакытлары иде. Коридорда таныш булмаган ир-ат белән сөйләшеп киттеләр. Инвалид коляскасына утырган яңа танышының сүзләре йөрәгенең иң яшерен почмакларына үтеп керде...
Марс Дилбәрнең әнисе янына килүен тү-земсезлек белән көтә башлады. Коридорның теге башында күренүгә, сабый кебек сөенә-сөенә каршыга ашыга иде. Шушы көннәрдә Дилбәр әнисе белән мәңгегә хушлашты. Өч улын кочаклап елады хатын.
Берничә көннән Марс шалтыратты. Инвалид егетнең авылдагы тормышы газаплыга әверелгән, тәрбияләргә кеше юк. Хәер, эш монда гына түгел бугай, гашыйк булган егет. Ерактагы туганы реабилитацияләүгә алып киткәч тә, Буада калган Дилбәр турында ямансулый.
Хатын аның күңелен "ишетте" һәм бергә матур гаилә корып яши башладылар. Мин әлеге киноларда гына була торган хәл турында тын да алмыйча тыңладым.
-Бәхетлеме, син, - дип сорыйм Дилбәр-дән.
- Әйтергә дә кыймыйм, бик - ди хатын, күз карашын яшереп.
Башта Дилбәрнең сайлавын туганнары өнәмәде. Инвалид ир сиңа таяныч була алмый, диделәр турысын ярып. Марсның туганнары да ышанып карамады. Ләкин тора-бара фикерләре тамырдан үзгәрде - ир белән хатын гел бергә, җәен җиләк-кә, гөмбәгә йөриләр, Казанга концертларга баралар. Марс балалар белән дә уртак тел тапты. Әле бит ул шигырьләр дә яза. Журналистика өлкәсендә эшләүче якын дусты киңәш бирде аңа: уй-фикерләреңне дәфтәр битләренә төшер, диде. Күптән түгел Марс Гафуров авторлыгындагы шигырьләр "Байрак"та да басылды. Фикерле, тормышчан - Марсның тел байлыгы гаҗәп.
- Минем теләгем белән ул да намазга бас-ты. Тормышта теләк-максатлар бер булгач, җиңел. Аның авыруын Ходайдан бирелгән сынау, дип кабул итәбез, - ди Дилбәр.
Туктагыз әле, мин бу материалны 8 Март уңаеннан әзерләдем ич. Хатын-кызның батырлыгы турында. Үзем күбрәк Марс хакында сөйлим. Ә Дилбәр Гафурова ту-рында нәрсә әйтә алам ...Көчле кеше ул. Баш бухгалтер вазифасын башкара, биш вакыт намазын да калдырмый, автомобиль дә йөртә, өч улына менә дигән әни дә, өе дә "ялт"иткән, Марсны да иренмичә карый. Аның янәшәсендә хәтта инвалид арбасына утырган ир дә бәхетсез була алмый.
Наилә СОЛТАНОВА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алар ...дәваханәдә очраштылар. Дилбәрнең авыр хаста әнисенең көннәнкөн “сүнүен” күреп, җанын кая куя...