Байрак
  • Рус Тат
  • Дүртенче язмыш яки сагынмаган кая ул... (+фото)

    Татар конгрессы кунаклары Балтачка килгән чакта озак еллар күрешми торган туганнарның очрашуы турында газетабызның алдагы санында язган идек. Бүген исә дүртенче язмыш турында бәян итәргә булдык. Кунакларны озаткан чагында автобус тәрәзәсенә карап өзгәләнеп кул болгаган апага бу көнне күпләр игътибар иткәндер. Күңелләргә тия торган бу мизгелләрне тыныч кына кабул итеп...

    Татар конгрессы кунаклары Балтачка килгән чакта озак еллар күрешми торган туганнарның очрашуы турында газетабызның алдагы санында язган идек. Бүген исә дүртенче язмыш турында бәян итәргә булдык.
    Кунакларны озаткан чагында автобус тәрәзәсенә карап өзгәләнеп кул болгаган апага бу көнне күпләр игътибар иткәндер. Күңелләргә тия торган бу мизгелләрне тыныч кына кабул итеп булмый иде.

    - Тагын аерылабыз. Бу хис-кичерешләрне туган ягыннан, якын кешеләреннән аерылмаган кеше аңлый алмый. Кичерергә дә язмасын, - диде Халидә апа Габделхакова мең дә бер сорау белән үзенә төбәлгән күзләремә багып.

    Халидә апа белән авылдашлар булсак та, мин кечкенә чакта аларның Ташкент якларыннан кунакка кайткан чакларын гына хәтерлим. 1996 елда Халидә апа гаиләсе белән Балтачка кайтып төпләнә. Балтачлылар аның ресторанда эшләгән елларыннан яхшы хәтерли.

    ... Ул заманда акча эшләү, тормышны бераз яхшырту максаты белән күпләр чит җирләргә чыгып китә. Халидә дә бәхет эзләп урал якларына юл ала. Үзе генә түгел, әлбәттә, туганнары Нурулла абыйлар да Урал якларына барып төпләнәләр.(Конгресс кунагы буларак Балтачыбызга кайткан Шамил Гарифуллин исә Нурулла абыйның улы - Г.Г.)

    - Әти-әниләре эшкә киткән чакта Шамилне безгә китерәләр иде. Кечкенәдән тәрбияләп үстердем дип әйтә алам. Шуңа бик якын ул миңа. Ташкент якларына тормышка чыккач та, ике арада элемтәләр өзелмәде, туганлык җепләре торган саен ныгыды гына, - ди Халидә апа.

    Заманалар үзгәреп, Халидә апа гаиләсе белән туган якларга кайтып урнаша. Шамил исә өйләнеп, Уралда төпләнеп яшәп кала. Бүгенге көндә төп хезмәтеннән тыш, татар җәмгыяте рәисе булып, биредә яшәүче татарлар өчен җан атып яшәгән мәле.

    - Шамил Казанга Татар Конгрессына кайтачагы турында әйткәч, бик куандым. Очрашуыбызны түземсезлек белән көттем. Әле делегатларның Балтачка килүен дә белгәч, бу көннәрдә күкнең җиденче катында идем. Без бит ике туган балалар гына - Шамилнең әтисе Нурулла абый әниемнең бертуган энесе. Шамилнең кайтасын белешкә үк Кама Аланында яшәүче туганыбыз Зөлфирәләргә шалтыраттым, алар исә Шамилне поездан зурлап каршы алдылар. Очрашмаганыбызга өч ел булган иде инде. Алай да җай чыккан саен телефоннан хәлләрне белешеп торабыз, - ди авылдашым.

    Халидә апаның бүген дә Татар Конгрессы көннәрендә Шамил белән булган кыска гына очрашу вакытында алган хис-кичерешләр белән яшәгән мәле. Сагыну хисе менә нинди сихри көчкә ия ул. Нәкъ җырдагычы, сагынасыңмы дип сорыйсыз, сагынмаган кая ул.


    Гөлзидә Газизуллина

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: