Байрак
  • Рус Тат
  • Карлыда авылында ифтар, кече Сабантуй узды (+фото)

    Рамазан аенда Карлыда ел саен авылдашлар зур ифтарга җыела.

    Быел да авыл клубында спонсорлар булышлыгы белән ул йөзләгән халыкны җыйды. Дини чарага моннан күп еллар элек  үзе башлап җибәргән бүген Әлмәт шәһәрендә мөхтәсиб вазыйфасын башкаручы Фәһим Әхмәтҗанов та кайткан иде. Район мөхтәсибе Илмир Хәсәнов, авыл имамы Равил хәзрәт авылдашларның бу гамәлләре бик күркәм булуын әйттеләр.

    Икенче көнне Әхмәтҗановлар гаиләсе авыл мәктәбендә кече сабантуй оештырдылар.  Әлеге чарада укучылар да, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә катнаштылар. Фәһим хәзрәт аларга бүләкләр әзерләп кайткан иде. Шулай ук укуда яхшы билгеләргә өлгерүчеләр дә акчалата бүләкләр алдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: