Байрак
  • Рус Тат
  • “Кичерешләрем – каләм очында”

    Әлфия апаның бүген ниләр кичерүен беләсең килсә, шигырьләр дәфтәрен генә алып кара. Чүплек янында яткан өзелгән яраннар да, таң атканда күке кычкырса да, ерактагы балаларын сагынганда да күңелгә шигырь юллары килә. Бер елдан бирле шулай. Әйе, картаймышлы көнен-дә, үзе әйтмешли, шундый "чир" йокты үзенә. Мәскәү-дә яшәүче кызы Лилияне күрергә барган...


    Әлфия апаның бүген ниләр кичерүен беләсең килсә, шигырьләр дәфтәрен генә алып кара. Чүплек янында яткан өзелгән яраннар да, таң атканда күке кычкырса да, ерактагы балаларын сагынганда да күңелгә шигырь юллары килә. Бер елдан бирле шулай.
    Әйе, картаймышлы көнен-дә, үзе әйтмешли, шундый "чир" йокты үзенә. Мәскәү-дә яшәүче кызы Лилияне күрергә барган иде. Кияү азрак зарланып алды:
    -Яратам хатынымны, көн-ләшеп яратам, әллә артыгын да яратам инде, - дип куйды. Аларның тормышы турында төне буе уйлап яткан ана иртә белән шигырь язды. Шушы куплетларны кияүгә укыткан иде, тегесе көлеп җибәрде - әби "ноктасына" эләккән бит, кү-ңелдәгене ачкан да биргән. Әлфия апаның беренче иҗат җимеше шушы булганны кияү-балакай белми дә калды бугай.
    Хәзер Әлфия апа Гыйлемҗанованың өченче дәфтә-ре шигырьләр белән тулып килә. Менә, "Карашлар" дигәнен тыңлап карагыз әле дип, укырга кереште:
    Моңсу гына карап ала
    Кайсы кеше, кызганып,
    Ә кайсының карашыннан
    Күңел кала бозланып...
    Бусы аның үзе турында. Куллары тумыштан гарип булган апа кешеләрнең үзенә төбәлүен шулай кичерә. Әмма Әлфия апаны бәхетсез дип уйлый күр-мәгез. Ул бары тик авырлыкларны күп кичергән. Беренче ире, кызы Лилия белән калдырып, үлгән. Аннары язмыш яшь хатынны Үзбәкстанга илтеп ташлаган. Анда тагын бер кат тормыш корып биш балага гомер биргән. Дөрес, ирем таянычым булды, дип мактана алмый. Ә балалары - алтын. Аларга өстәп унике оныгы "әни", "әби" дип өзелеп торалар.
    Бәлки кайбер буалылар, Әлфия Гыйлемҗанова, ни өчен бу исем-фамилия безгә бернәрсә турында да сөйләми, дип баш ватарлар. Әлфия апа бу як кешесе түгел, әнисе Балтач, әтисе Апас ягыннан, үзе Мәскәү астында туган. Ә Буаны ни өчен яратканын һәм бу чит-ят җиргә килеп төпләнгәнен үзе дә аңлап бетерми.
    -Бер тапкыр кунакка килгән идем. Буа җәннәт булып күренде. Кешеләр әйбәт сездә. Үзбәкстаннан кайткан мәлдә алмашка киемем дә юк иде. Җиде ят кешеләр ярдәм кулы суздылар. Гомердә дә онытасым юк, - ди ул, күз тирәсен сөртеп. Дөресен генә әйткәндә, Әлфия апа турында редакциягә дә күр-шеләре шалтыратып әйт-теләр, яратып сөйләде-ләр.
    Әлфия апа үзе дә аралашырга ярата. Алтмышка җитеп киләм, дип тормый, компьютер артына утырып, төрле төркемнәрдәге дуслары, үзе кебек шигырь сөючеләр белән аралаша. Шигырьләрен алар хөкеменә куя. Тегеләре фикерләр белдерәләр, бә-хәсләшәләр.
    Аннары авырткан куллары белән өен "ялт" итеп җы-ештырып ала Әлфия апа, берәр күрше керми калмас әле, дип, коймак болгата. Шунда күңелендәге уйлар шигырь юлларына әверелә. Алар "килешенә" апа һәрчак әзер - ручка-кәгазь кул астында гына.
    Алтын-көмеш кирәк түгел,
    Балалар исән булсын.
    Оныкларым тавышыннан
    Өйләрем гөрләп торсын.
    Илсөяр МӨХӘММӘТҖАНОВА.
    АВТОР ФОТОСЫ.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: