Байрак
  • Рус Тат
  • Китап уку ярдәм иттеме

    Татарстанда "Укучы Татарстан" акциясе бара. "Байрак" газетасы редакциясе һәм сайты аның кысаларында уңышлы якташларга "китап уку сезнең тормышта нинди роль уйнады?" дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Җаваплар шулайрак яңгырады: Рәшит НИЗАМОВ, Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты ректоры: - Без үскән вакытта интернет та юк, телевидение дә хәзерге кебек киң...


    Татарстанда "Укучы Татарстан" акциясе бара. "Байрак" газетасы редакциясе һәм сайты аның кысаларында уңышлы якташларга "китап уку сезнең тормышта нинди роль уйнады?" дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Җаваплар шулайрак яңгырады:
    Рәшит НИЗАМОВ, Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты ректоры:
    - Без үскән вакытта интернет та юк, телевидение дә хәзерге кебек киң колач ал-маган иде. Барлык белемне китап укып ала идек. Мин моңа хәзер дә шатланам. Чөнки китап күзаллавымны киңәйтте. Аның аркасында гына мин тормышымда зур дәрәҗәләргә ирештем. Төрле әдәбият укыдым. Күңелемә бигрәк тә чит ил һәм рус классикасы якын булды. Хәзер дә, вакытым булса, аларны яңадан рәхәтләнеп укып чыгар идем. Соңгы вакытта татарча китаплар алдыра башладым. Телне һәм туган якны онытырга ярамый. Шуңа җае килгән-дә район газетасын укып барырга тырышам.
    Николай ЗИМИН, РФ мә-гариф Отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы:
    - Мин филолог. Гомерем буе авыл мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыттым. Әдәбиятның тормышымдагы роле турында шуны әйтә алам, кешенең аң үсеше тәҗрибә белән генә түгел, китап тәрбиясе аша да килә. Мин китап сөю аркасында бернинди каршылыкларсыз югары уку йортын тәмамладым, армиядә хезмәт иткәндә дә моның яхшы якларын тойдым, үз өстемдә эшләү аркасында тагын бик күп нәрсә белдем, мәктәп директоры вазифасында да шул китаплар ярдәм итте дип уйлыйм. Кеше күбрәк укыган, белгән саен аңа проблемаларны аңларга һәм җиңәргә җиңелрәк була.
    Ирина ЛИТВИНА, муниципаль районы башлыгының элеккеге урынбасары:
    - Китап минем бар тормышым ул. Бик иртә хәреф таныдым һәм укый башладым. Алардан мин үземә җитмәгән бар нәрсәне алдым. Хәзер дә шулай. Йокларга ятканчы да кулыма китап тотам. Бер җөмлә белән әйткәндә, китаптан, газета-журналлардан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Бик әйбәт шәхси китапханәм бар. Прагматик, эшлекле кеше булсам да, фантастика, маҗаралы әсәрләр укырга яратам, билгеле ин-де, классиканы да үз итәм. Кызганычка каршы, дип әйтәм, әкиятләр минем өчен түгел. Яшьлегемдә юрист булырга хыялландым, язмышым башка юлдан китте. "Ничек инде закон укырга мөмкин?" дип сораучыларга да "Аларны укый белергә кирәк" дип җавап бирә идем. Оныкларымны да кечкенәдән китап укырга өйрәттем.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 26 март 2018 - 10:27
      "Буа сулышы" Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
    • 22 март 2018 - 10:42
      "Буа сулышы"
    • Буада кыш
    • Буада көз
    • Буада җәй
    • Буада яз
    Ночной режим