Казан янындагы Осиново бистәсендә "ВАЗ-2108" автомобилендә ир-ат көн күрә. Ул машинада быелның март аеннан бирле яши. Аны үз кызы фатирсыз калдырган дип яза prokazan.ru
Камил Зарипов механик булып эшләгән. Аның Казанда 4 бүлмәле фатиры булган. 2015 елда хатыны белән аерылганнан соң, милек бүлешәләр. Фатирны саталар, аның акчасын ир белән хатын һәм ике баласы бүлешә.
- Мин Осиновода фатир алдым,- дип сөйли Камил Зарипов. - Ярты миллионга 17 квадрат метр. Фатир алганда кызым ярдәм итте, барлык документлар белән ул шөгыльләнде.
Камил ике ел буе фатир үз исеменә алынган дип ышанып яши. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү квитанцияләре аның исеменә килгән, бернинди дә шиге булмаган. Февраль аенда идарә компаниясе счетчикларны алыштырырга кирәклеге турында әйтә. Бары тик шунда гына фатир Камилнең балигъ булмаган оныгы исемендә икәнлеге ачыклана.
Кызымнан: "Нәрсә бу? Ни өчен фатир минем исемгә теркәлмәгән?", - дип сорадым. Ул башта ачыклармын диде дә, аннан соң: "Сиңа моннан чыгып китәргә 15 минут вакыт", - дип куып чыгарды", - ди Камил.
Кызына үпкәләгән әти кеше өеннән бернидә алмый чыгып китә. Быелның мартыннан бирле ул машинада яши.
Озак вакыт урамда яшәвенә карамастан, үзен карап, тәрбияләп торганы күренә: кырынган, гади ләкин, чиста киенгән. Үзе сөйләвенчә аңа туганнары ярдәм итә: кемдер киемнәрен юа, кайберсе юынырга, кунып чыгарга да кертә. "Ләкин аларда озак вакытка калырга аның намусым кушмый, - ди Камил. Аның бөтен яшәеше машинада. "Монда минем ботинкаларым, азык-төлек, су, - дип, багажнигын күрсәтте Камил. Шунда ук мунчала белән сабын. "Шешә белән су алам да коенам. Башкача берничек тә булмый", - ди йортсыз калган ата кеше.
Камил өченче группа инвалид, аның аяклары авыру һәм сөйләме начар.
Хәзерге вакытта Камил кызы белән судлаша. Ул әтисе акчасына алган фатирны үзенең улы исеменә теркәгәнлеген таный, ләкин моны әтисенең мәнфәгатьләрен кайгыртып шулай эшләдем дип аңлата. Имеш, әтисенең милкен аның белән яшәгән хатыннан саклаган. Башта ханым бәхәсне тыныч юл белән генә хәл итү яклы була, ләкин хәзер инде моны эшләү мөмкин түгел диярлек.
Мондый хәл республикада беренче тапкыр: моңа кадәр суд практикасында өйдән куып чыгарылган әти-әниләр буенча эш булмаган. Судья Камилнең кызын гаделлеккә өнди, ләкин ханым үз баласының мәнфәгатьләрен кайгыртып эш итәм дип аңлата.
- Ул, фатирны кайтарсам, балам яшәү урынсыз кала, - ди Камилнең кызы. Моңа каршы судья, баланың аның белән торганын, яшәр урыны барлыгын, ә әтисенең урамда яшәгәнен аңлатты. Әмма бу файдасыз. Ханымга банктан кредит алырга мөмкинлек бар, үз милкендә булган җире сата ала, ләкин ул боларны эшләми.
Адвокат Лариса Лазарева, закон бозып эшләнгән килешү турында полициягә гариза язган. Аның гаризасын: "Гаилә эшләрен үзегез хәл итегез", - дип, кире борганнар.
Камилнең кызы аралашудан баш тарта: телефоны сүнгән, ә сатып алган фатирында яшәми. Хәтта әтисе белән дә элметәдә торуны кирәк дип тапмый. Камил ни өчен болай килеп чакканын аңлый алмый.
- Миңа баш өстендә түбә кирәк! Ни өчен алар мине шундый хәлгә калдырдылар? Мин аларга акча эшләп тапканда гына кирәк булдым! "Әти, акча бир, әти, акча бир!". Акчам беткәч, минем дә кирәгем калмады...
"Сиңа җыенып чыгып китәр өчен 15 минут вакыт". Кызы өеннән куып чыгарган Камил ярты ел машинада яши
429
0
0

Фото: prokazan.ru Ир-атны өеннән үз кызы өеннән куып чыгарган. Ярты ел буе машинасында яшәгән ир турында prokazan.ru газетасы яза. Казан янындагы Осиново бистәсендә "ВАЗ-2108" автомобилендә ир-ат көн күрә. Ул машинада быелның март аеннан бирле яши. Аны үз кызы фатирсыз калдырган дип яза prokazan.ru Камил Зарипов механик булып эшләгән. Аның Казанда...
Фото: prokazan.ru
Ир-атны өеннән үз кызы өеннән куып чыгарган. Ярты ел буе машинасында яшәгән ир турында prokazan.ru газетасы яза.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.7500
-
6 май 2022 - 16:25Буалы педагогларга ноутбоклар тапшырылды Тантаналы төстә барлыгы 14 яшь педагогка яңа ноутбоклар тапшырылды.16700
-
5 май 2022 - 16:00Буа районында батучы ир-атны бишенче көн эзлиләр (фото) Районның Яскүл, Әлши авылы тирәләрендә Зөя елгасында 1 май көнне 1981 елгы ир-атның батуы турында хәбәр иткән идек инде.13600
-
5 май 2022 - 10:34Буа районы мөхтәсибәте бәйрәм үткәрде (+фото) Буа районы мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге Ураза гаетен зурлап, Толомбай урманы мәйданчыгында бәйрәм үткәрде.41500
-
3 май 2022 - 17:57Татарстанда яңгыр, җепшек кар һәм -3 градуска кадәр салкын көтелә Якындагы көннәрдә Татарстанда бераз яңгыр һәм җепшек кар көтелә.28500
-
3 май 2022 - 17:55Кешенең бавыр эшчәнлеген яхшырта торган азык турында билгеле булды Бавыр эшчәнлеген һәм торышын яхшырту өчен 50 грамм булса да эремчек ашарга кирәк.13100
-
3 май 2022 - 17:51Татарстанда коткаручылар елга аша йөзеп чыкканда баткан ир-атны эзли 1 майда Татарстанның Буа районы Әлшәй авылында фаҗига булган. Урманда Зөя елгасы ярында ял итүчеләрнең берсе – 40 яшьлек исерек ир-ат елганы йөзеп чыгарга булган.14500
-
27 апрель 2022 - 09:30Май бәйрәмнәрендә нәрсәләр утыртырга? Бакчачылар өчен кызу чор башланды. Майның беренче көннәрендә бакчада нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында “Россельхозүзәк”нең Татарстан Республикасы буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина җиткерә.14000
-
27 апрель 2022 - 09:28Коры үлән якмагыз! Республикада, шул исәптән Буада 26 апрельдән янгынга каршы аерым режим кертелде. Ул 15 майга кадәр дәвам итәчәк.10600
-
22 апрель 2022 - 15:10«Хатлар йорты» Рамазан аена багышланган сигез открыткадан торган серияне тәкъдим итте Сигез открыткадан торган серия, Рамазан тематикасыннан тыш, татар колоритын чагылдыра.41100
-
20 апрель 2022 - 09:05«СалаваTik»лар язны елмаеп каршы ала Ямьле яз җитүен, балалар белән бергә «СалаваTik»лар да түземсезлек белән көтә.36400
-
19 апрель 2022 - 23:57Стали известны подробности истории с брошенным на улице младенцем в Казани Стали известны подробности истории с брошенным на улице младенцем в Казани18300
-
18 апрель 2022 - 16:16Буалы Мөхәррәм Мөхәммәтҗановның бәрәңге рассадалары үстерә (+фото) 75 яшьлек Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов оста блогер да.15500
-
27 апрель 2022 - 09:32Буа мөхтәсибәте 2022 ел
-
13 ноябрь 2020 - 10:05Буа мөхтәсибәтенең 31 нче видео журналы. Октябрь 2020 ел.
-
16 май 2022 - 10:11Буада алтын юбилярларны котладылар (фото)Буада алтын юбилярларны котладылар (фото)10400
© 2011 - 2022. Знамя газета Буинского района. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Байрак (Знамя)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47526 от 30 ноября 2011 года
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Камалетдинов Гакиль Аряфетдинович
Адрес редакции: 422433, Республика Татарстан, г. Буинск, ул. К.Маркса, д. 62
Телефон редакции: (84374) 3-19-73 Электронная почта редакции: bayrakbua@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Байрак (Знамя)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47526 от 30 ноября 2011 года
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Камалетдинов Гакиль Аряфетдинович
Адрес редакции: 422433, Республика Татарстан, г. Буинск, ул. К.Маркса, д. 62
Телефон редакции: (84374) 3-19-73 Электронная почта редакции: bayrakbua@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
18+