Байрак
  • Рус Тат
  • Үзешчән артист әтием турында

    Күптән түгел район газетасында Буа театрына 100 яшь тулу турында язманы укыдым. Ничектер әлеге дата күңелемне нечкәртте: исән булса, бу әтием Фатыйх Исхаковның да бәйрәме булыр иде - ул ничәмә еллар сәхнәдән төшмәгән кеше бит. Хәтерләсәгез, элек һәр якшәмбедә радиоалгычлардан татарча спектакльләр тапшыралар иде. Ул гадәт-тә көндезге икеләрдә башлана. Әти...


    Күптән түгел район газетасында Буа театрына 100 яшь тулу турында язманы укыдым. Ничектер әлеге дата күңелемне нечкәртте: исән булса, бу әтием Фатыйх Исхаковның да бәйрәме булыр иде - ул ничәмә еллар сәхнәдән төшмәгән кеше бит.
    Хәтерләсәгез, элек һәр якшәмбедә радиоалгычлардан татарча спектакльләр тапшыралар иде. Ул гадәт-тә көндезге икеләрдә башлана. Әти шушы вакытка бар эшен ташлап, иркен-ләп радио алдына утыра иде. Менә спектакль башлана, артистлар сөйли, әтием аларга кушыла. Аларның рольдәге сүзлә-рен өтерен дә төшереп калдырмыйча сөйләп тора. "Зәңгәр шәл"дәге Булатны, "Беренче театр"дан Вәлине, "Галиябану"дан Хәлилне, тагын күп рольләрне шулай кабатлап бара иде. Аның бу гадәтенә без дә сәерсенми идек. Соңрак аңладым бу гадәт кенә булмаган, әтиемдә "артист" рухы картайган көннәрендә дә югалмаган.
    Театр уйнаулары турында безгә ничек әсәрләнеп сөйли иде ул. Бөек Ватан сугышына кадәр ун еллап район клубы каршындагы драма түгәрәгендә шө-гыльләнгән. Түгәрәкнең җитәкчесе Зөләйха апа Богданова булган. Аның бер күзе имгәнгән иде. Мичкә тыгылган утынга пу-ля кысылып калган була. Зөләйха апа пүләнгә ут элдергәч ул шартлый һәм артистның күзен яралый. Әти бу хәлдән соң безгә, балаларына, ут белән бик сак, игътибарлы булырга кирәк, дип җае чыккан саен кисәтә иде.
    Үзешчән артистларның театр тормышы кич, эштән соң башалана. Әти "артист" коллегалары белән атларда, җәй көне хәтта велосипедларга атланып күпме авылларда театрлар куйганнар. "Зәңгәр шәл"не, "Ташкыннар"ны, тагын күп әсәрләрне уйнаганнар. Әти үзе чәчтараш булып эшләгән. Әни медицина училищесын тәмамлаган. Әтинең кичләр буе "югалуына" ничектер аңлап караган булса кирәк. Бу нигездә талашканнарын хәтерләмим. Көнләшсәң көнләшерлек тә, әти бик матур кеше иде, гармунда, курайда өздереп уйный. Аның сәләте азрак безгә, балаларына да, күчкән. Мәрхүм абыем музыкаль взводта хезмәт итте.
    Театр һәр заманда булган. Минемчә, Буа театрының 100 еллыгы уңаеннан тагын бик күп кешеләрне, үзешчән артистларны искә алырга форсат бар. Әтиемнең театрда уйнаган чагындагы фотоларны кадерләп саклыйм. Берсен газета битендә бастырырга да бирдем. Бәлки кемнәрдер анда үзләренең туганнарын, якыннарын да танып алырлар.
    Наилә ХИСАМОВА.
    Буа шәһәре.
    Фото гаилә архивыннан.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: