Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль проблема

Буаның Исәк авылында хат ташучы юк (+фото)

Матбугатка язылу кампаниясе вакытында почта бүлекчәләрендә даими булып, шалтыратып, аның ничек баруы белән кызыксынабыз. Менә шунда Әлки авылында аның ябылуын, ә Исәктә хәтта хат ташучы юклыгын белдек. Моның сәбәпләрен ачыклау өчен шул якка юл алдык. Әлки белән Атабай-Әнкәбәдә вакытлы басма ияләренә барып ирешә әле - почтальон бар. Шуңа да аларда...

Матбугатка язылу кампаниясе вакытында почта бүлекчәләрендә даими булып, шалтыратып, аның ничек баруы белән кызыксынабыз. Менә шунда Әлки авылында аның ябылуын, ә Исәктә хәтта хат ташучы юклыгын белдек. Моның сәбәпләрен ачыклау өчен шул якка юл алдык. Әлки белән Атабай-Әнкәбәдә вакытлы басма ияләренә барып ирешә әле - почтальон бар. Шуңа да аларда тукталмадык.
Һәр авылның "мәгълүмат" үзәге - авыл Советы. Исәккә кергәндә аның кайдалыгын сорап белештек. Ул элеккеге мәктәпнең беренче каттагы бер өлешенә урнашкан, диделәр. Килеп туктауга, аннан чыгып килүче өлкән яшьтәге бер апаны очраттык. Ул газеталар алырга килгән булып чыкты.
- Бүген җомга көнне почта килергә тиеш иде, әмма юк. Буш кайтам инде менә. Почтальон өйгә китерер иде дә бит, - диде ул. Исемен газетага язмавыбызны үтенгән апа газеталар, пенсиясен алыр, утка-газга түләр өчен менә шулай айга берничә тапкыр өе белән мәктәп арасын уравын әйтте. Әле күршеләренекен дә алып кайтып бирә ул. Тыштан ук моңсу кү-ренгән бинаның эче бөтен-ләй шомландырды. Авыл Советына кайчандыр яп-якты булган, ә бүген караңгы, салкын мәктәп фойесы аша узып керергә кирәк. Моннан тыш, китапханә, фельдшерлык-акушерлык пункты урын алган өлеше дә ташка үлчим генә - тү-бәсеннән су үтә, идән-диварлар буялмаган. Коридордагы, бүлмәләрдәге зур-зур тәрәзә төпләрен-дә, хәтта идәндә үсеп утыручы гөлләр дә бу сорылыкны бизи алмый. Килүебезнең төп сәбәбен дә онытып, шактый вакыт би-на белән танышып йөрдек. Иң гаҗәпләндергәне клуб булды. Мәдәният учагы дигәннәре кап-караңгы, штукатуры бөтенләй коелып беткән элеккеге спорт залында урнашкан. Мәктәп укучыларына хезмәт иткән сәхнә дә тора. Бердәнбер ремонт күргән бүлмә - ФАП. Анда халыкка Динә Җәләлетдинова хезмәт күрсәтә. Китапханәче Әл-фия апа Барышева элеккеге остаханәне хәленнән килгәнчә буяп-агартып, төрле стендлар ясап кешегә күрсәтерлек хәлгә китергән, музейга да урын тапкан. Шунда төрле кичә-ләр дә үткәрә. Мәктәп бинасының бу өлешенә тиз-дән ремонт ясалачак. Авыл җирлеге башлыгы Зөбәйдә Мөхәммәтҗанова әйтүенчә, аның сметасы төзелгән, төзекләндерү киләсе елда булачак. Ә бирегә алар мәдәният йорты ремонтка дип ябылу сә-бәпле күчкән булганнар.
Ниһаять, безне бирегә китергән проблемага тукталдык. Бүген газета-журналларның әбүнәчеләр кулына ничек барып ирешүен сорадык.
- Район почтамты хезмәткәрләре вакытлы матбугатны бирегә китерә, тү-ләүләрне җыя, пенсияне өләшә. Газета- журналларга да яздыралар, - ди-де авыл Советы секретаре Руфия Гайнетдинова. Без монда көнне килергә тиеш булсалар да, почталыларны үзебезгә күрү насыйп булмады. Кич җиткән-дә генә киттек - килмәделәр. Алар китергән вакытлы матбугатны, түләү кәгазьләрен ияләренә китапханәдә Әлфия апага өләшергә туры килә.
- Аптыраганнан гына инде бу. Бераз тәртибе булсын өчен генә тырышам. Кеше язылган икән, аңа һәр санын өенә китереп бирергә тиешләр. Акчасы шуның өчен дә түләнгән бит. Ә болай кемгәдер җитмичә дә кала, - ди ул. Бер михнәтнең бер рәхәте дигәндәй, моның да уңай ягын кү-рергә тырыша исәклеләр. Өлкәннәр арасында болай йөрү "прогулка" диючеләр дә бар. Әлфия апаның исә китап укучылары арткан. Әби-бабайлар арасында алар аеруча күп. Заһит Хаттапов, Мәшкүрә Зин-нәтҗанова, Дамирә Рәхмә-туллина, Маһинур Камалова - шундыйлардан. Фәри-дә Гафиятова 91 яшьлек әнисе Суфия апа өчен дә китаплар ала.
Халык та актив кебек, авыл да кечкенә түгел, ә хат ташучыга алынучылары юк.
- Берничә кешегә мөрәҗә-гать итеп карадым. Кайсы җаваплылыктан курка, икенчесенең Әлкидән почтаны барып алыр өчен транспорты юк, я хезмәт хакы канәгатьләндерми. Аннан соң яшьләр дә аз калып бара бездә. Булганнарының да күпчелеге Буа-га барып эшлиләр, - ди Зөбәйдә апа. Чыннан да, Исәк яшәрми, ә олыгая бү-ген. Халыкның яртысы тирәсе пенсия яшендәге-ләр. Динә Җәләлетдинова әйтүенчә, үлүчеләр туучылардан күбрәк. Быел бер бала туган, алар да Буага күченеп киткәннәр. Былтыр берәү дә тумаган, ә үлүчеләр 7 булган. Яшәүчеләре азайса да, мәктәбе ябылса да, авыл башындагы ферма биналарыннан хәрабәләр генә калса да, авыл бит әле барыбер яши. Әнә, Исәк уртасында нинди зур, матур мәчет бар. Анда картлар намазга йөриләр. Кибете эшләп тора. Сатучы кеше өзелми ди. Йортлары да төзек, шәхси автомобильләр дә күп. Почта тарату мәсьә-ләсе генә никтер чишелми. Моны хәл итү өчен нибары бер кеше табарга кирәк, югыйсә. Нинди кечкенә авылларга да вакытлы матбугат үз вакытында барып ирешә.
Наилә ХӘСИПҖАНОВА,
Әлфия ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Фотолар авторларныкы.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Матбугатка язылу кампаниясе вакытында почта бүлекчәләрендә даими булып, шалтыратып, аның ничек баруы...