Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль проблема

Кар китте, чүплекләр калды

Апрель башында районда санитар-чистарту икеайлыгы игълан ителде. Бу уңайдан экологлар шәһәр һәм авыл урамнары торышын чираттагы тикшерүгә чыкты. Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе өлкән белгече Әмир Җаббаров, белгеч Марсель Фәхретдинов рейдны иртәнге яктан башладылар. Беренче беркетмәне тутырырга сәбәп якында гына табылды - Парк тыкрыгы...


Апрель башында районда санитар-чистарту икеайлыгы игълан ителде. Бу уңайдан экологлар шәһәр һәм авыл урамнары торышын чираттагы тикшерүгә чыкты.
Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе өлкән белгече Әмир Җаббаров, белгеч Марсель Фәхретдинов рейдны иртәнге яктан башладылар. Беренче беркетмәне тутырырга сәбәп якында гына табылды - Парк тыкрыгы урамындагы 3 номерлы йорт каршысында төзелештән калган материаллар җәелеп ята. Йортка капиталь ремонт үткәргәннән соң кайсы төзелеш оешмасы монда калдырган, дип йорт буенча өлкәнне эзләделәр тикшерүчеләр. Анысы да өйдә булмады.
Үзәк урамнан барганда "Ваш выбор" кибете янына да тукталырга туры килде. Күрәсең, кибеттән чыгучылар азык-төлек капларын бәрергә чүп савыты эзләп тормаганнар, барысын да шунда гына бәргәннәр. Шундый ук хәл шәһәрнең Гагарин урамындагы 20нче йорт тирәсендә дә.
Авылларга юл тоттык. Кыр Энәле авылына 800 метр кала юл кырыендагы санкцияләнмәгән чүплеккә тап булдык. Нинди генә көнкү-реш калдыгы юк анда!
- Каяндыр китереп аударганнардыр. Авылныкылар дип әйтер идем, ялан кырда, автомобиль юлы өстен-дә. Трактор табып чистарт-тырырга инде, - аптырап җавап бирде безгә Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Нияз Абдрахманов.
Китереп аударганнар, ди-гәннән. Без кайтыр юлга борылганда ерактан чүп төягән тракторны күрдек. Йөген кая бушатыр икән? Юл кырыена чүпне ташлап китүче шушы трактор тү-гелме? Менә шундый сорауларыбызга җавап эзләп тракторны күзләп киттек.
-Барысы да әйбәт. Ул биредәге санкцияләнгән чүп өеменә таба китте, - диде тракторны күздән югалганчы карап торган Әмир Җаббаров.
Маршрутыбыз кабат шә-һәр урамнары буйлап дә-вам итте. Яшәүчеләр Җи-ңүнең 65 еллыгы урамының 5нче, 7нче йортлары янындагы күпер астын, Комаров урамындагы 13нче һәм 17нче йорт арасын чүплек ташлау урынына әверелдергәннәр. Ә Тимер юл урамында яшәүчеләр йорт территорияләрендә мал-туар тиресен куярга урын тапмаганнар. Исе әллә кая таралган мондый "байлык" өеп куелган 132нче, 134нче йорт капкалары биктә иде. Соңгы законсыз чүп өеме элеккеге кошчылык фабрикасы янында табылды. Аның язмышы шушы көнне үк хәл ителде.
- Әлеге чүплекне озакка сузмыйча күмәргә һәм тигезләтергә. Теләсә кая калдык түгәргә өйрәнмә-сеннәр, - диде өлкән белгеч.
Шулай итеп, бу көнне генә районда 8 санкцияләнмә-гән чүплек табылды. Алар район буенча күпме җые-ладыр, билгесез. Бу экология хезмәткәрләренең чираттагы тикшерүләре барышында ачыкланачак.
Әлфинур ЙОСЫПОВА.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Апрель башында районда санитарчистарту икеайлыгы игълан ителде. Бу уңайдан экологлар шәһәр һәм авыл...