Байрак
  • Рус Тат
  • Сөткә бәя 17 сумнан ким булмаска тиеш

    Шушы көннәрдә район Советының утырышлар залында район җитәкчелеге авыл җирлекләре башлыклары һәм шәхси хуҗалыкларда кулланудан артып калган сөтне җыю-чылар белән очрашты. Сөйлә-шү продукциягә бәяне арттыру турында барды. Дөресрәге, сөт җыючылар алдына аның бер литры өчен 17 сумнан ким түләмәү бурычы куелды. Муниципаль район башлыгы урынбасары Валерий Егоров әйтүенчә, авыл җирлекләре...



    Шушы көннәрдә район Советының утырышлар залында район җитәкчелеге авыл җирлекләре башлыклары һәм шәхси хуҗалыкларда кулланудан артып калган сөтне җыю-чылар белән очрашты. Сөйлә-шү продукциягә бәяне арттыру турында барды. Дөресрәге, сөт җыючылар алдына аның бер литры өчен 17 сумнан ким түләмәү бурычы куелды.
    Муниципаль район башлыгы урынбасары Валерий Егоров әйтүенчә, авыл җирлекләре арасында сөт җыю бәяләре күпкә аерыла. Кайберләрендә ул 20 сум тәшкил итә, ә кайсыларында нибары 14 сум. Күр-ше районнарда минималь сумма күптән 17 сумга тиң.
    Аннан соң сүз алган муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов халыкның авыл җыеннарында да шушы сорауны еш бирүен ассызыклады.
    - Төрле авылларда гына түгел, төрле районнарда яшәүчеләр дә бер-берсе белән аралашалар бит. Бер үк шартларда сыер ас-рап, җитештерелгән продукцияләрен төрле бәядән алуларына хаклы рәвештә борчыла алар. Берсен дә үпкәләтергә кирәкми. Бер яктан сөт җыючыларга нәкъ менә сыер асраучылар эш бирә, икенче яктан сез аларга ярдәм итәсез. Тулы хезмәттәшлеккә бер-берегезгә ышанганда, хөр-мәт иткәндә генә ирешеп була. Монда беренче рольне бәя уйный, шуңа да аның бердәм булуы мө-һим. Үткән шимбә көнне видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аның түбән булмавын тәэмин итүне бурыч итеп куйды, - диде ул.
    Сөт җыючылар исеменнән җавап сүзе белән "Родничок" җәмгыятенең коммерция директоры Александр Шувакин чыкты. Аның раславынча, моңа кадәр "Родничок" сөтне Алексеевск сөт заводына литрын 19 сумнан тапшырган. Ә төр-ле авыл җирлекләреннән сөт җыючылар халык бе-лән исәп-хисапны 16 сумнан ясаганнар.
    - Гыйнвар өчен бәяне арттыра алмыйбыз. Ә 1 февральдән аны 17 сумга күтә-рәчәкбез. Моның өчен сөт-не башка заводка тапшырачакбыз. Барысы да килешенгән, - диде ул.
    Ә менә берничә җирлектән сөт җыючы Боерган авылыннан Мөнир Сәйфетдинов продукцияне "Буа май-сыр комбинаты" чикләнгән җаваплылыклы җәмгыятенә тапшыра. Анда бәя-ләр тагын да түбәнрәк - ха-лык өчен 14-14,5 сумнан артмый. Җәмгыять директоры урынбасары Айрат Шәрипов бу таләпне Казандагы җитәкчелеккә җит-керергә вәгъдә бирде. Ул уңай хәл ителмәгәндә, зур стажлы сөт җыючы Мөнир абыйга көнлек 3,5 тонна сөтне башка җәмгыятькә тапшырырга туры киләчәк. Мәсәлән, "Родничок"ка. Александр Шувакин килешү төзергә әзер.
    Бәя зурлыгына күпмедер дәрәҗәдә продукциянең сыйфаты да йогынты ясый. Аны даими тикшереп торырга киңәш ителде. Сөт җыючылар арасында исә:
    - Майлылыкны тикшерә башласаң, хуҗалар яратмый, башка сөт җыючыга китәләр,- диючеләр дә булды. Мондый җавап кабул ителмәде - бер авылда сөт җыючылар күп түгел һәм барысы да тикшерергә тиеш.
    Сөйләшүдә авыл җирлекләре башлыкларының катнашуы тикмәгә генә түгел. Азат Айзетуллов аларга барысын да, бигрәк тә бәяләрне, контрольдә тотарга кушты.
    Ә очрашулар моның белән генә төгәлләнмәячәк - аларны һәр айның соңгы сишәмбесендә үткәрергә планлаштырдылар.
    Әлфия
    ШӘРӘФЕТДИНОВА.

    Фото http://old.novayagazeta.ru/data/2009/061/01.html сайтыннан алынды.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: