Төньяк бистәдә этләр кош-кортка һөҗүм итә
Шушы көннәрдә шәһәрнең Сара Садыйкова урамындагы йорт ихатасына төнлә этләр үтеп кереп, сигез тавыкны ботарлап чыкканнар. -Әтәчем белән ике тавыгым каралты почмагына посып кына исән калганнар. Узган көздә урам этләре 20 баш казымның башына җиткәннәр иде, - ди каза күрүче хуҗабикәләрнең берсе Әлфия Шәрәфетдинова. Этләр күршедә яшәүче йортның да абзарына...
Шушы көннәрдә шәһәрнең Сара Садыйкова урамындагы йорт ихатасына төнлә этләр үтеп кереп, сигез тавыкны ботарлап чыкканнар.
-Әтәчем белән ике тавыгым каралты почмагына посып кына исән калганнар. Узган көздә урам этләре 20 баш казымның башына җиткәннәр иде, - ди каза күрүче хуҗабикәләрнең берсе Әлфия Шәрәфетдинова. Этләр күршедә яшәүче йортның да абзарына үтәргә маташканнар. Нык коймалар гына күрше кош-кортын саклап калган.
Шәһәрдә урамда бәйсез йөртелүче һәм иясез этләр проблемасы турында материалны "Байрак" район газетасының 22 апрель санында тулырак укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев