Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль проблема

Тротуарларга нигә ком сипмиләр

"Тротуарлар, социаль объектлар, сәүдә нокталары тирәсендәге юлларның тоташ бозлавыкка әйләнүе ни өчен беркемне дә борчымый? Атлап барып булмый бит. Шул турыда языгыз әле." Редакциягә шәһәрдә биг-рәк тә җәяүлеләр өчен юл-ларның атлап булмаслык тоташ бозлавыкка әйләнү-еннән борчылып берничә кеше шалтыратты. Без хәлне ачыклау өчен тротуарларның торышы өчен җаваплы "Буа МППЖКХсы (инженерлык...


"Тротуарлар, социаль объектлар, сәүдә нокталары тирәсендәге юлларның тоташ бозлавыкка әйләнүе ни өчен беркемне дә борчымый? Атлап барып булмый бит. Шул турыда языгыз әле."
Редакциягә шәһәрдә биг-рәк тә җәяүлеләр өчен юл-ларның атлап булмаслык тоташ бозлавыкка әйләнү-еннән борчылып берничә кеше шалтыратты. Без хәлне ачыклау өчен тротуарларның торышы өчен җаваплы "Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)" белән элемтәгә кердек. Аның җитәкчесе Айрат ЯФИЗОВтан түбәндәге җа-вапны алдык :
- Тротуарларның торышын карап тоту оешма җаваплылыгында булса да, анда сибү өчен катнашма алырга акча юк. Төп игътибарны автомобиль юлларына бирергә туры килә. Тоташ яуган бураннарда шәһәр урамнарын чистартырга тырыштык. Вакытында өлгермәсәң, аларда да шундый ук хәл килеп туачак иде. Барысы да акчага бәйле.
Район үзәк дәваханәсенең "Ашыгыч яр-дәм" бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда соңгы 10 көн эчендә 17 кеше егылып, аяк-куллары им-гәнү сәбәпле дәваха-нәгә мөрәҗәгать ит-кән. Аларның 8енең сеңерләре тартылган, ә 9 кешенең аяк-куллары сынган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Тротуарлар, социаль объектлар, сәүдә нокталары тирәсендәге юлларның тоташ бозлавыкка әйләнүе ни өче...