Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Алар Җиңү яуладылар

Авыллардагы һәйкәлләрнең торышы турында “кайнар линия” ачылды

Безнең сайтта авылларда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләрнең торышы турында buinsk-tat.ru. адресы буенча "кайнар линия" ачылды. Чираттагы сорау Буа шәһәреннән Сания Алимовадан килде. "Минем әтием Латыйф Мифтахетдин улы Абдрахманов Бөек Ватан сугышына Яңа Шәйморза авылыннан китеп, аннан кайткач та, озак еллар колхозда эшләде. Бу авылда да һәйкәлне...


Безнең сайтта авылларда Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләрнең торышы турында buinsk-tat.ru. адресы буенча "кайнар линия" ачылды. Чираттагы сорау Буа шәһәреннән Сания Алимовадан килде.
"Минем әтием Латыйф Мифтахетдин улы Абдрахманов Бөек Ватан сугышына Яңа Шәйморза авылыннан китеп, аннан кайткач та, озак еллар колхозда эшләде. Бу авылда да һәйкәлне яңарталар дип ишеттек. Исән кайтып вафат булучыларның исем-фамилияләрен исемлеккә кертү өчен кая мөрәҗә-гать итәргә була?"
Гөлия ШАКИРОВА, Иске Тинчәле авыл җирлеге башлыгы:
- Шәйморза авылындагы һәйкәлнең торышы әйбәт. Яу кырыннан кайтмаучыларның исемлеге бар. Аннан исән кайтучыларның истәлеген мәңгеләштерү, кызганычка каршы, без күтәрә алмаслык чыгымнар таләп итә. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Иске Тинчәле, Шәйморза, Иске Суыксу Выселкасы, Сарсаз авылларыннан сугышка китеп башларын салган һәм исән кайтучылар истәлегенә китап бастырылачак. Бу чыгымлы эшне Казан шәһәрендә яшәүче якташыбыз Марс Алиев үз өстенә алды. Анда Латыйф Абдрахмановның да исем-фамилиясе кертелгән.
Гомумән, безнең җирлеккә караган һәйкәлләргә капиталь ремонт таләп ителми. Шушы көннәрдә "Ак-Барс Буа" агрофирмасының 4 номерлы "Вамин-Буа" филиалы җитәкчелеге белән аларның барысын да карап чыктык. Якын арада төзәтү-буяу эшләрен башларга җыенабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев