Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Алар Җиңү яуладылар

Бердәнбер бораулаучы

Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Александрович Киренков Буа районында бердәнбер һәм атаклы бораулаучы. Ул озак еллар хезмәт куйган коллективы бездән ветеранның сугыш хатирәләре һәм хезмәт батырлыклары турында язуыбызны үтенде. Язма Мәскәүдә нәшер ителүче "Мелиорация һәм су хуҗалыгы" журналында да басылачак. Василий Александрович 1943 елда 17се тулыр-тулмас сугышка китә. Мәскәү астындагы...


Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Александрович Киренков Буа районында бердәнбер һәм атаклы бораулаучы. Ул озак еллар хезмәт куйган коллективы бездән ветеранның сугыш хатирәләре һәм хезмәт батырлыклары турында язуыбызны үтенде. Язма Мәскәүдә нәшер ителүче "Мелиорация һәм су хуҗалыгы" журналында да басылачак.
Василий Александрович 1943 елда 17се тулыр-тулмас сугышка китә. Мәскәү астындагы Покровка шәһәренә 6 айлык укуларга җибәрәләр. Берничә айдан ут астына - Смоленск шәһәренә озаталар яшь солдатларны. Алар поездын юлда ук дошман утка тота. Бик күпләр шунда ук һәлак була. Исән калганнар Белоруссиягә китә. Шунда Василийны пушкадан атарга өйрәтәләр. Ветеран 72 ел элек булган канкойгыч вакыйгалар турында эзлекле генә сөйли дә алмый. Әледән-әле күз яшьләренә буылып, тыны кысыла башлый.
- Фашист басып алган шәһәрләрдә аларның кансызлыгы, вәхшилеге тагын да коточкыч булып күренә иде. Яндырылган авыллар, абзарлар, явызларча үтерелгән хатын-кызлар, балалар..., - күренеп тора бабайга бу хакта сөйләве бик авыр.
76нчы танкларга каршы дивизия составында артиллерияче Василий Киренков та Брест шәһәрен, Көньяк Пруссияне, Польшаны азат итүдә катнаша. 1944тә кышның зәмһәрир суыкларында Кенигсберг шәһәре өчен каты сугышларда яралана. Дошман пулясы сул аягын тишеп чыга. Күпме яшь солдатлар һәлак булды ул көнне. Бөтен җир өсте кан белән тулды. Яралылар әрнеп кычкыралар, ярдәм сорыйлар. Бу хакта ничек тыныч кына сөйләп була?!
Вильнюс шәһәрендәге госпитальдә табиблар Василийның аягын кисәргә карарга кылалар. Бәхеткә, берсе килешми һәм хаклы була. Аяк төзәлә. Солдат әле Көньяк Пруссиянең Хайверт шәһәрен азат итүдә дә катнаша. Бөек Җиңүне Берлинда каршылый. Туган якларына 1950нче елда гына әй-ләнеп кайта. Күпсанлы медальләр, күкрәк билгеләре арасында Василий Александрович өчен иң кадерлеләре - икенче һәм өченче дә-рәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары һәм "Сугышчан казанышлары өчен" медале.
Мобилизацияләнгәннән соң, Пермь өлкәсенә китә. Егет ул заманнарда иң абруйлы һәм авыр саналган бораулаучы һөнәрен үзләштерә. 18 ел Урал якларында нефть скважиналары бораулаучы булып хезмәт куя. Ямбулат авылы егете җитәкчелегендәге бригада бораулаган скважиналар бүген дә сәгать кебек эшләп тора. Соңрак җәмәгате ирен туган якларга кайтырга үгетли башлый. Тик шундый белгечне югалтырга теләмиләр җитәкчеләр. Василий Александрович Буага кайтып, ул вакыттагы ПМК-123 директоры Александр Ефремовтан эш белешә. Мондый һөнәр иясен биш кул белән алачакларын әйтә җитәкче. Урал якларындагы җитәкчелек белән килешеп, бораулаучы Василийны туган якларына кайтаруга ирешә. 1969 елдан әлеге оешмада оста булып эшли башлый. Районда колхозларга су китерү бурычы куела. Бүгенгедәй хәтерли хезмәт ветераны. Шәмәк авылында 12 көн эчендә скважина бораулау бурычы куела Көн-төн бер сәгать ялсыз эшли бригада. Оешма алдына куелган заданиене үти. Фермага билгеләнгән көнне су килә.
Шәһәрдә бүген дә краннардан аккан су өчен Василий Александровичка бурычлы без. Ленин урамындагы, җиләк-җимеш питомнигындагы, машина төзү, шикәр заводларындагы, Чурак авылы янындагы су скважиналарын бораулау барысы да аның җитәкчелегендә башкарылган.
Аның тыныч тормыштагы батырлыкларын язып бетерерлек түгел. Әле безнең якларда нефть эзләп, тирән бораулау эшләре белән дә шөгыльләнергә туры килгән аңа. Тик Буаның кара алтын өстендә утырмаганлыгы ачыкланган.
Василий Киренков Татарстанда "Нефть промышленностена 100 ел" медале белән бүләкләнгән 3 ветеранның берсе. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев чакыруы буенча Казанда Почет билгесе ордены белән бүләкләнде.
Тик ветеран өчен иң мөһиме бүген озак еллар бергә гомер иткән җәмәгате Мария Тимофеевнаның исән булуы һәм балалары, оныклары янәшәсендә аларның тормышларына сөенеп яшәү.
Наилә ХӘСИПҖАНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Александрович Киренков Буа районында бердәнбер һәм атаклы бораула...