Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Алар Җиңү яуладылар

Хатирәләр кузгалды

Шушы көннәрдә район мәдәният йортында күңелләрне тетрәндерерлек, күзләрне яшьләндерерлек чара - ветераннарга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләрен тапшыру тантанасы булды. Районда яшәүче 80 сугыш ветеранының яртысы гына килә алды анда. Аларының да барысы да диярлек таякка таянган, күпләре икенче катка ял итә-итә, якыннары ярдәме белән...


Шушы көннәрдә район мәдәният йортында күңелләрне тетрәндерерлек, күзләрне яшьләндерерлек чара - ветераннарга "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләрен тапшыру тантанасы булды.
Районда яшәүче 80 сугыш ветеранының яртысы гына килә алды анда. Аларының да барысы да диярлек таякка таянган, күпләре икенче катка ял итә-итә, якыннары ярдәме белән күтә-релделәр. Әйе, көч-куәтлә-ре ташып торган, дошманны җиңү өчен яу кырында үзләрен аямыйча көрәш-кән кичәге 18-20 яшьлек егет-кызларның иң яше дә бүген 90ны тутырып килә бит инде.
Чәй өстәле артында урын алган ветераннарга муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов чиксез рәхмәтләрен, иң изге те-ләкләрен җиткерде.
- Сугыш беткәнгә дә 70 ел. Ә сез һаман яшь әле. Озак еллар шундый булып калыгыз, тагын бик күп Җиңү язларын исәнлектә каршыларга насыйп итсен. Сез безнең горурлык кына тү-гел, ә терәгебез дә,- диде ул. Ә яу кырында башларын салучыларны, аннан кайткач вафат булганнарны барысы да бер минут тынлык белән искә алдылар. Татарстан Республикасы Дәүләр Советы депутаты Шакир Яһүдинның да батырларга әйтер сүзләре күп булды. Аннан соң алар ветераннарның һәрберсенең кулын кысып, чәчәкләр бүләк иттеләр, болай да орден-медальләр белән тулы күкрәкләренә чираттагы бүләкне - юбилей медальләрен тактылар. Ветераннар күз яшьләрен тыя алмады. Сугыш җырлары да елатты аларны.
Яшәү көче ташып торучы нурлы йөзле Җиңүчеләр арасында бер хатын-кыз да бар. Ул - Буадан Валентина Гусарова. 19 яшьлек кыз сугышка 1943 елда ки-тә. Җиңүне 1945 елда Чехословакия чигендә каршылый. Снайпер Валентинаның күкрәген 3 дәрәҗә Дан ордены, "Батырлык өчен" медале бизи. Шулай ук буалы Николай Фомин элемтәче булып хезмәт итә.
- Мин Карпатта сугыштым. Ул чакта да бүгенге кебек элемтә булса иде икән ул,- ди 91 яшьлек ветеран. Ике тапкыр "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә, берничә тапкыр яралана. Яралы сул кулы бүген үзен нык сиздерә. Сугыштан кайткач 34 ел тракторчылар бригадасы бригадиры булып кырда икмәк үстер-гәндә сызлауларга игътибар да итмәде. Эшләде дә, эшләде. Анысы өчен "Хезмәттәге фидакарьлеге өчен" медаленә лаек булды. Ветераннарыбызның барысы да - Кырык Садактан Кыяметдин Мөхитов, Зариф Хәйруллин, Яңа Авылдан Әнвәр Низамов, Буадан Петр Осипов, Илья Пчелин, Михаил Панцырев, Исәктән Нурислам Гомәров, Ырыңгыдан Кирилл Тимряков, Югары Лашчыдан һәм Татар Аксуыннан бердәнбер исән ветераннар Ярулла Галиуллин һәм Имам Гайнетдинов һәм тагын бик күпләр шундый данлы сугыш һәм хезмәт юлы үткәннәр.
Юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә. Аларны ветераннар белән бергә тыл хезмәтчәннәре дә ала.
Әлфия ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Гакыйл Камалетдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шушы көннәрдә район мәдәният йортында күңелләрне тетрәндерерлек, күзләрне яшьләндерерлек чара – вете...

2
X