Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Алар Җиңү яуладылар

Әни безне интернатка бирмәде

Әти Сергей Николаев сугышка 1941 елның 24 июнендә китте. Әниебез Верага 4 бала - өлкәнебезгә 10, төпчегебезгә 2 яшь иде. Мин, 5 яшь ярымлык кыз, аның яшәргә 32 килограмм оныбыз калды, нишләрбез, дигәнен яхшы хәтерлим. Әниебезгә шулкадәр авыр иде. Ул дуңгыз караучы булып эшләде, иртәнге 3тә китеп, кич караңгы төшкәч...


Әти Сергей Николаев сугышка 1941 елның 24 июнендә китте. Әниебез Верага 4 бала - өлкәнебезгә 10, төпчегебезгә 2 яшь иде. Мин, 5 яшь ярымлык кыз, аның яшәргә 32 килограмм оныбыз калды, нишләрбез, дигәнен яхшы хәтерлим.
Әниебезгә шулкадәр авыр иде. Ул дуңгыз караучы булып эшләде, иртәнге 3тә китеп, кич караңгы төшкәч кенә кайтты. Без аны бик сирәк күрдек, шуның өсте-нә ач та идек. Кышын барлы-юклы бәрәңге ашасак, җәен безне төрле үләннәр коткарды. Ел саен Адав-Толымбай авылын су баса иде. Шунда боз яр кырыена тамырлар чыгарып бәрә - үзләре озын, калын, эче кар кебек ак һәм таралып тора. Шуны ашый идек. Кырдан крахмал да эзләдек, черек бәрәңге дә чүп-ләдек. Өскә кияргә киеме генә дә юк бит. Яңа ел бәй-рәменә чабата киеп бардым. Без, ике кызына, күл-мәкне әни одеялдан тегеп бирде. Алары тузгач икенчесеннән текте. Өскә иске фуфайка, әтидән калган ике пәлтәне ябынып йоклыйбыз, мендәр ролен арыш саламы үти. Иртән торгач саламны мичкә ягабыз, кичен тагын алып керәбез.
Әти турында "Хәбәрсез югалды" дигән хәбәр кил-гәннән соң әнине, икесе бе-лән генә җиңелрәк булачак дип, мине һәм бер абыемны - Васяны балалар йортына бирергә күндерәләр. Документлар җыела, анализлар безнең сәламәт булуыбызны күрсәтә. Шуннан соң алырга килделәр. Барыбыз да еладык. Әниебез безне кочаклады да: "Минем белән калалар, нәрсә булса шул булыр, беркем-гә дә бирмим",- диде. Бу сүзләрне хәзер дә елый-елый, ташламаганы өчен әнигә рәхмәт укый-укый язам. Әни безнең тамакны туйдырыр өчен сарайны да, ястыкны да, мин мәк-тәпкә киеп йөргән кайры тунын да сатты. Ашау гынамы соң, әле ит, сөт, йомырка йөкләмәсен дә үтисе бар. Әнинең солдатларга бияләй-оекбаш бәйләгән-нәрен дә хәтерлим. Эчләренә язу кисәге дә сала иде. Әтигә эләкмәсме дип өметләнгәндер инде.
Яшьтән авыр эшкә җигел-сәк тә, балачакны күрмә-сәк тә, шөкер, бергә булдык. Олы абыем Петя 12 яшендә сыер көтүе көтәргә алынды, аннан Вася дуңгызлар көтә башлады. Мин дә эшләдем, рәтләп укый да алмадым. Кышын әни мич ягарга "нагрузка" да ала иде, башта шунда булыштым. Аннан икенче өс-тәмә йөкләмәсен - дуңгызларга бәрәңге пешерүне үз өстемә алдым. Укуны бө-тенләй ташларга туры килде. Ә мин укырга бик тә теләдем, хәтта елый идем. Ә әнием миңа сыер савучы, йә дуңгыз караучы булырсың диде. Шулай туры килде дә - әнием авырып кит-кәч, аның урынына мин, 14 яшьлек кыз, калдым. Иң яше идем. Бер генә тапкыр булса да иртәнге 6га кадәр йоклыйсы иде дип күпме теләдем-хыялландым ул чакта. Эшләдем дә, эшләдем... ә аягыма беренче тапкыр түфлиләрне 21 яшемдә алдым...
Мария
НИКОЛАЕВА-ИСАЕВА.
Алших авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев