Байрак
  • Рус Тат
  • “Оныту мөмкин түгел”

    Бөек Ватан сугышы башланганда миңа 17 яшь иде. Бу тетрәндергеч хәбәрне колхоз кырында эшләгәндә җиткерделәр. Бик авыр булды, ә күбесе ирләрен сугышка алачаклар дип елап җибәрделәр. Тылдан фронтка Ул җәйдә медицина училищесының 1 курсын тәмамлаган идем. Укуны ташларга туры килде. Колхозда эшләдек - җир дә сукаладык, чәчтек тә, уңыш та...


    Бөек Ватан сугышы башланганда миңа 17 яшь иде. Бу тетрәндергеч хәбәрне колхоз кырында эшләгәндә җиткерделәр. Бик авыр булды, ә күбесе ирләрен сугышка алачаклар дип елап җибәрделәр.
    Тылдан фронтка
    Ул җәйдә медицина училищесының 1 курсын тәмамлаган идем. Укуны ташларга туры килде. Колхозда эшләдек - җир дә сукаладык, чәчтек тә, уңыш та җыйдык, Кыят спирт заводы өчен торф та чыгардык. 1941 елның декабрендә Апас районына окоп казырга җибәрделәр. 40 градус салкында туңган җирне лом белән ватып, норманы үти идек. Әйтеп бетергесез авыр иде. Ә шулай да тылда яу кырында кебек куркыныч түгел инде - баш очыннан пулялар очмый. Миңа сугышка повестка 1943 елда килде. Башта өч атналык шоферлар әзерләү курсларына җибәрделәр. Аннан "права" тоттырдылар - теләсәң ничек автомобильгә идарә ит. Менә шулай 12 августта фронтка чыгып киттем, Беренче Украина фронтына эләктем. Поездда барганда Украина җирендә үк баш очыбызда немец самолеты пәйда булды. Ул менә-менә бомба ташлаячак. Яшь солдатлар арасында паника башланды. Поезд тизлеген киметте, урман эченә кергәч туктады. Ишекләрне ачтылар, әмма беркемне дә чыгармыйлар. Кинәт самолет кире очып китте, күрәсең, бомбасы булмагандыр. Барыбыз да җиңел сулап куйдык. Бу минем беренче хәрби чирканчык булды.
    Билгеләнгән урынга барып җиткәч, автомобиль бирделәр һәм штабка билгеләделәр. Җырларда җырланганча, мине данлы фронт гаиләсе каршы алды, кайдан, кем булуым белән кызыксындылар. Татарстаннан икәнлегемне әйткәч минем янга бер солдат килде. Казаннан Габдулла иде ул, танышып, дуслашып киттек.
    Көннәр коры торганда автомобильгә идарә итү берни булмаган икән, мәһшәр көзге пычраклар җиткәч башланды. Кыш та коткармады. Кар көртенә кереп чумган машинамны чыгара алмыйча ничек туңганымны, никадәр күз яше түккәнемне үзем генә беләм. Ярый әле Габдулла булды, мөмкин чагында ярдәм итте, өйрәтте. 19 яшьлек кызга бу хезмәт бик авыр иде шул. Изалана торгач, машинаны миннән алуын сорап, штаб начальнигына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдым. Ул машинаны алды, санитар сумкасы бирде һәм берникадәр вакыт узгач, алгы сызыкка җибәрү белән куркытып, фронттагы хатыны булырга тәкъдим ясады... Мине икенче көнне үк алгы сызыкка озаттылар.
    Мин - алгы сызыкта
    Беренче Украина фронтының 20нче зенит полкына туры килдем, элемтәчегә әверелдем. Сугышның ни икәнен шунда күрдем. Бәрелешләр тынып тормый диярлек, немецлар чигенгәндә бар нәрсәгә ут төртәләр, территорияне миналап калдыралар. Башта саперлар эшкә керешә, алар артыннан - санитария частьләре. Картина куркыныч - яу кыры яралылар, үлеләр белән тулган. Санитарлардан соң чират безгә - элемтәче-ләргә җитә. Авыр-авыр үткәргечләр катушкаларын күтәреп, үлеләр, кан күл-ләвекләре аша атлап яңа элемтә линиясе сузабыз. Моңа күнегү мөмкин түгел. Элемтәне пулялар колак яныннан сызгырып үткәндә дә, аяк очына килеп төш-кәндә дә ялгарга туры килә иде.
    Фашистларның вәхшилеген һич онытасым юк. Частебез ялга туктаганда, төшке аш урынына немец самолеты очып килде. Авылны тар-мар итте, йортлардан күмер генә калды, кешеләр корылды. Мин шунда иптәш кызымны югалттым - ул йорттан беренче булып чабып чыкты һәм бомба астында калды. Менә тагын бер эпизод - зур бер торак пунктка килеп кердек. Урамнарда үзләре ач, үзләре савылмаган сыерлар аптырап йөриләр, ә кешеләр юк. Шул вакытта солдатлар ишекләре кадакланган Ак чиркәүгә игътибар иттеләр. Немецлар ике көн элек хатыннарны, балаларны шунда ябып куйганнар. Яндырырга җыенган булганнардыр инде, өлгерми калганнардыр.
    Табиб кулымны саклап калды
    Фашистларның 1944 елның 17 июнендә бомбага тотуы минем өчен дә аяныч тәмамлана язды - уң җилкәмә яраландым. Канны күп югалтканмын, ярый әле санитар машинасы килеп өлгергән. Икенче бәхетемә - бик яхшы хирург, игътибарлы, кайгыртучан хатын-кыз, еврей Лидия Фельдштейнга туры килдем. Тиредә генә эленеп торган, әмма нервысына зыян килмәгән кулымны ампутацияләү мәсьәләсе килеп басса да, табиб аны саклап калырга карар кылды. Өч атна гомерем кыл өстендә иде, бернәрсә дә ашамадым. Табибым азыкны өеннән алып килеп, кашыктан ашатты, шәфкать туташы белән перевязкаларга алып барды. Ә мин һәрберсендә, авыртудан аңымны җуя идем.
    Фронт, аның белән бергә госпиталь алга атлый. Терелә башлаган 20 яшьлек кыз анда кала алмыйм. Мине Винница госпиталенә җибәрделәр. Анда 6 ай дәваланганнан соң, 1945 елның 17 гыйнварында II төркем инвалид булып, кулымны бәйләп асып өйгә кайтып киттем.
    Ел ярымнан соң сугыштан авылдашым Николай Стратонов кайтты. Ул сугышта ике бертуганын югалтты, әнисе вафат булды, минем дә бер абыем һәлак булды. Николай белән 1946 елның сентябрендә гаилә кордык, ике кыз тәрбияләп үстердек. Бик мәрхәмәтлеләр. Бүген мин кызым Галина тәрбиясендә яшим. Барысы да әйбәт. Җирдә тынычлык кына булсын.
    Ә сугышта күргәннәрем һаман хәтердә. Аларны күкрәгемне бизәгән III дәрәҗә Дан ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "Германияне җиңгән өчен", "Жуков" һәм күпсанлы юбилей медальләре һәм гарип калган кулым да оныттырмый.
    Мария СТРАТОНОВА.
    Немчиновка авылы - Буа шәһәре.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 26 март 2018 - 10:27
      "Буа сулышы" Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
    • 22 март 2018 - 10:42
      "Буа сулышы"
    • Буада кыш
    • Буада көз
    • Буада җәй
    • Буада яз
    Ночной режим