Байрак
  • Рус Тат
  • Һәр мизгелгә шатланып яши

    85 ел гомере эчендә күпне күргән, бай тарихлы хезмәт, гомер юлы узган буалы Нина Михайловна Воронцованың үткәннәре хәтерендә нык уелган. Ә тормышы йомгагын әңгәмәдәшен беренче сүзеннән үк җәлеп итәрлек, йотлыгып тыңларык итеп сүтә белә ул... Дәһшәтле еллар онытылмый... Нина Михайловна мине күптәнге танышы кебек елмаеп каршы алды. - Газета укырга...


    85 ел гомере эчендә күпне күргән, бай тарихлы хезмәт, гомер юлы узган буалы Нина Михайловна Воронцованың үткәннәре хәтерендә нык уелган. Ә тормышы йомгагын әңгәмәдәшен беренче сүзеннән үк җәлеп итәрлек, йотлыгып тыңларык итеп сүтә белә ул...
    Дәһшәтле еллар онытылмый...
    Нина Михайловна мине күптәнге танышы кебек елмаеп каршы алды.
    - Газета укырга бик яратам мин. Районныкын да, социаль яклау идарәсе яздырган "Моя газета"ны да бер сүзен дә калдырмыйча укыйм. Исемнәрегезне дә беләм,- дип сөйли-сөйли залга чакырды. Өстәл янындагы урындык та мине көтә иде. Ә өстәлдә - пөх-ть итеп төрелгән язу-кәгазьләр. "Гармония" халыкка социаль хезмәт күр-сәтү үзәге хезмәткәрләре редакция корреспондентын чакыруларын әйткәч, истәлекләрен яңартып, сөйлисе сүзләрен уйлап, фоторәсемнәрен, мактау кәгазьләрен, Россия, Татарстан Президентларының, район җитәкчеләренең аны, тыл хезмәтчәне, хәзер инде Ватан сугышы ветеранына тиңләштерел-гән буларак, Бөек Җиңү кө-не белән котлап җибәргән открыткаларын барлап, әзерләп куйган ул. Аларның һәрберсен кадерләп саклый ветеран. Шуңа да сүзен ерактан, сугыш елларыннан башлады.
    - Сугыш башланган көн ял көне иде. Без кызлар бе-лән урманга бардык. Кире кайтканда Бебель урамы тулы халык каршы алды. Ирләрнең башлары иел-гән, аркаларында биштәр, хатыннар елыйлар. 18 яшен генә тутырган абыем Николай да шунда. Әнием мине чакырып алды да, аны сугышка озатуыбызны әйтте. 11 яшьлек бала елый да белмәдем - сугышның ни икәнен аңламаганмын инде. Курку-сагыш соңрак килде. Көн саен "рупордан" Левитанны тыңлыйбыз. Аның тавышы бү-ген дә колакта яңгырап то-ра. Аннан "Священная война" җырын тапшыра башладылар. Сүзләрен мәк-тәптә без дә өйрәндек, һәр иртәне шул җырдан башлый идек. Украинада сугыш башлангач үзәкне өз-геч әлеге җыр кабат исемә төште,- дип җырлап та алды.
    Эвакуацияләнүчеләрне китергәнне, солдатларга посылкалар әзерләгәнне, тимер юл төзелешен, аны гаиләләре белән карарга барганны да хәтерли Нина Михайловна. Тимер юлда эшләүче Идел буе немецларын икешәрләп һәр йортка яшәргә керткәннәр.
    - Башлыклы соры плащ кигәннәр, кулларында азык-төлек белән кечкенә төргәк - шулай килеп керделәр. Әнием аларга бү-леп бирелгәнгә генә карап тормады инде, бик әйбәт ашатты. Сугыш башында тормыш яхшы иде бит әле, - дип сөйли ул. Барлык авырлыклары белән Бөек Ватан сугышы артта кала. "Похоронка" аларны читлә-теп уза - абыйсы исән-имин өенә кайта, өлкән яшьтә булу сәбәпле яу кырына китмәгән, әмма дүрт ел буе сугышка чакырылучыларны хәрби булырга өйрәткән әтисе Кызыл Йолдыз ордены белән бү-ләкләнә.
    Укытучы һөнәрен сайлады
    Нина 1949 елда Горький исемендәге мәктәпне, 1953 елда Казан дәүләт педагогия институтын тә-мамлый. Химия-биология укытучысы белгечлеген алып чыккан кызны юллама белән 4 елга Бөгелмә районына җибәрәләр. Тел-гә оста мөгаллимәгә психология фәнен укытырга да туры килә. Завуч итеп тә билгелиләр. Әти-әнисе кызларының туган якка кайтуын телиләр, әмма директор яңа мәктәп төзелеп беткәч кенә җибәрәчәген әйтә.
    - Яңа мәктәпне ачтык, мине тантана вакытында фотога төшерделәр һәм кайтырга рөхсәт бирделәр,- ди Нина Михайловна елмаеп һәм шул фотоны күрсә-теп. Аннан исә шундый ук ихлас елмаюлы япь-яшь кыз карап тора...
    Буада ветеринария техникумына укытырга керә ул. Үзен әзерлекле, тырыш, төпле белем бирүче, укучылар белән уртак тел табучы укытучы итеп таныта. Шәһәр Советы депутаты итеп тә сайлана. Аның һәм техникумдагы заманча лаборатория турында район гына түгел, республика газеталары да язып чыга. Техникум җитәкчелеге үзен бүген дә онытмый. Вә-гыйзь Сөнгатовның техникум тарихы турындагы китабында да Нина Михайловна турында җылы сүз-ләр язылган.
    1985 елда лаеклы ялга чы-га ветеран укытучы. Улы Валерий армия сафларына алына, медицина училищесын кызыл дипломга тәмамлаган кызы Марина Үзбәкстанны ошатып, шунда китеп бара. Өйдә ялгыз утырасы килми Нина Михайловнаның. Эше дә табыла тагын - балалар өчен интернат-мәктәпкә алалар. Кара халат киеп вестибюльдә утырырга булса да, теләп ризалаша. Анда тәрбияләнүче балалар бе-лән дә уртак тел таба, тыңлата, аларны хәленнән килгәнчә сыйлый да. Озак та үтми тәрбияче итеп кү-черәләр. РОНОның ул чактагы җитәкчесе Валентина Челнокова шулай куша. 13 ел гомере шунда уза. Алга таба эшләвенә улы каршы килә. Инфаркт та кичергәч, китми булдыра алмый. Әнисе юлыннан интернатка тәрбияче булып урнашкан улын милициягә эшкә чакыралар. Буага гына тү-гел, Казанга ук. Еш хәбәр-ләшеп, җае чыккан саен кү-решеп торсалар да, кызы да еракта бит. Шуңа улын җибәрәсе килми ананың. Әмма аның:
    - Әни, мин сине беркайчан да ташламыйм, дигән сүз-ләренә ничек каршы киләсең?! Шөкер, барысын да аклады улы. Эшендә дә сынатмый. 7 тапкыр хезмә-те буенча Чечняда булып кайтты. Батырлык өчен ордены белән бүләкләнде. Өч ул үстерә. 4 яшьлек төпчеге Кирилл да әбисенә шалтыраткан, кайткан саен:
    - Әби, мин сине яратам, дип кабатлый. Ничек шатланмыйсың. Аннары балалары белән дус булды ул. Үзенекен дә яшермәде, аларның да нәрсә генә эш-ләсәләр дә, кешедән ишеттергәнче, үзләре әй-тергә өйрәтеп үстерде.
    Нина Михайловна менә шулай бар нәрсәдән уңай якны табып, һәр туган көн-гә, балалары-оныклары уңышларына, очрашуларга-аралашуларга шатланып яши. "Гармония"дән билгеләнгән Иске Суыксудан шәфкать туташы Гөл-нур Хәсәнова белән дә сөйләшеп сүзләре бетми.
    - Ул минем гаилә әгъзама әверелде. Барысы өчен дә рәхмәтем чиксез,- ди ул.
    Мин килер алдыннан гына Нина Михайловна газетадан кораллы дезертирлар кулыннан һәлак булган эчке эшләр органы хезмәт-кәрләрен искә алу турындагы язманы укыган.
    - Аларның берсенең - Илнур Хәйруллинның тәрбиячесе идем. Бик әйбәт егет иде. Эшкә урнашкач шатлыгын уртаклашты. Килеп йөрермен, диде, әмма насыйп булмады,- ди ветеран укытучы кайгырып.
    Барысын да искә төшереп озак сөйләштек ул көнне. Тәмләп чәй дә эчтек. Нина Михайловна белән хушлашканда, чыннан да күп-тәнге танышларга әверелдек.
    Әлфия ШӘРӘФЕТДИНОВА.
    Автор фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: