Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Алар Җиңү яуладылар

Сугыш күрмәгән буын сөйли...

Әби-бабаларының орден-медальләрен сыйпый-сыйпый аларның батырлыклары турында хикәятләр тыңлап үскән буын күзаллавында сугыш нәрсә ул? Соңгы вакытта редакция почтасына балалар кулы белән "Минем карт бабам 1941дә сугышка киткән..." дип яза башлаган күп хатлар алынды. Һәрберсе игътибарга лаек. Әлеге язмада аларга әз генә булса да урын бирергә тырыштык. "Минем әтиемнең бабасы Дмитрий...


Әби-бабаларының орден-медальләрен сыйпый-сыйпый аларның батырлыклары турында хикәятләр тыңлап үскән буын күзаллавында сугыш нәрсә ул? Соңгы вакытта редакция почтасына балалар кулы белән "Минем карт бабам 1941дә сугышка киткән..." дип яза башлаган күп хатлар алынды. Һәрберсе игътибарга лаек. Әлеге язмада аларга әз генә булса да урын бирергә тырыштык.
"Минем әтиемнең бабасы Дмитрий Исайчевның фронттан язган бер хаты Воронежда яшәүче абыемда һаман саклана. Ул Курск дугасы, Ленинград астындагы сугышларда катнашкан. 1943 елда һә-лак булган. Үзәк архивлар, депутатлар аша 1996 елда гына аның төгәл җирләнгән урынын белә алдык. Узган ел сентябрьдә туганнарыбыз Синяевск калкулыгында аңа һәйкәл торгыздылар. Үскәч мин карт бабам каберен барып күрәчәк-мен", дип яза Кыяттан Яна Исайчева. "Карт бабам Борис Чебаковның фоторә-семе бар. Аны, җаваплы политрук буларак 1946 ел-да Мәскәүгә Җиңү парадына чакырылган солдатны, хәрби корреспондент тө-шереп алган. 23 яшьлек бабамның күкрәгендә өч Дан ордены, Кызыл Йолдыз ордены, беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, "Батырлык өчен" медале. Кече лейтенант дәрәҗәсендә ул Кырымны азат итүдә катнаша, Җиңү көнен дәваха-нәдә каршылый", дип яза 11 яшьлек Кирилл Климко. Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Агата Гурлина фронтовичка әбисе Александра Синчугова турында болай ди: "Егерме яшендә, әти-әниләре бе-лән дә хушлашмыйча сугышка китә, Беренче Белоруссия фронтында элемтә-че булып хезмәт итә. Бервакыт көтмәгәндә атыш башлана. Командир телеграфчыларга фашистлар һөҗүме турында хәбәр бирергә боера. Кызлар пуля яңгыры астында брезент палаткаларда телефон аппараты артында утыралар. Шунда элемтә өзелә. Әбиемнең сугышчан дусты Татьяна аны командирга тапшырырга теләп, алгарак шуыша һәм һәлак була. Блиндажда калган әбием коточкыч шартлаудан чукраклана һәм контузия ала. Аны табып алган солдатлар, хәрби госпитальгә озаталар". "Иске Тинчәле-дә туып-үскән бабам Абдрахман Ильясов сугышта взвод командиры була. Пәһлевандай гәүдәле бабама ике немец ташлана һәм кулын каты яралыйлар. Ул аларны атып үте-рә, ә кулын табиблар ки-сәргә уйлыйлар. Хатын-кыз табиб кына, каршы төшеп, аны кистерми. Коткаручысы - күрше Иске Суыксу авылы кызы Разыя апага ул сугыштан кайткач та үлгәнчегә кадәр күчтә-нәчләр җибәреп тора. Ә Җиңүне ул Берлинда каршылый. "Штыкларыбызга баш киемнәрен элеп, елый-елый "ур-ра" кычкырдык, дип сөйли торган булган", дип язган М. Вахитов исемендәге гимназия укучысы Эльвина Юнысова. Ә бер хат "АБВГДЕЙКа" балалар бакчасына йөрүче Саша Горшковтан килгән. Аның өчен тәрбиячесе Людмила Горшкова язган: "17 яшьтән армиягә киткән бабам Василий Киренков Брестны, Кенигсбергны, Польшаны азат итүдә катнаша. Пуля сул ботын үтә-ли тишә. Биш ай дәвалаудан соң ул кабат фронтка китә". "Бабам Зәки-Мөхәм-мәт Галиәкбәров фронтка җибәрүләрен сорап хәрби комиссариатка кат-кат ба-ра. 17 яшьтә армиягә алалар. Аның өчен иң авыр сынау Одер елгасын кичү була. "Каннан су кып-кызыл булды. Бомба шартлаулардан колаклар шаулый, тәмугтагы кебек", - дип сөй-ләгән ул. Бабам ике тапкыр яралана, 1944 елда сугышчан иптәшләре аны җимереклекләр астыннан аңсыз килеш казып алалар", дип яза М. Вахитов исемендәге гимназия укучысы Айдар Азизов. "Минем батыр бабам, Кыр Тәүгелдедә туып-үскән Бикмулла Әһ-лиуллин фашистны куып Берлинга җиткән. Сугыш михнәтләрен кичеп тә көч-ле рухлы, нык ихтыярлы булып калган бабам белән горурланам. Кызыл Йолдыз, Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнгән - ул минем өчен герой, гаиләмнең тарихы", - дип яза лицей-интернат укучысы Илнар Сөләйманов. 1 номерлы мәктәптән Наталья Васильева әбисе Александра Петрова турында истәлек-ләр белән бүлешә: "Кызыл армия телефонисткасы бу-лып ул Беренче Белоруссия фронтының 1079нчы зенит-артиллерия полкының беренче дивизионы составында хезмәт итә. Аның полкы Украинаның көнбатышын азат итә. 1945 елның 9 майга каршы тө-нендә әбием коммутаторда кизү тора һәм Җиңү хә-бәрен бөтен командованиегә җиткерә. Аларның часте бу вакытта Берлиннан 5 километрда була". Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәк-тәпнең 3 "Б" сыйныф укучысы Зилә Фәтхуллова Анастасия Украинская турында яза: "Ул бөтен Украинаны уза. Полтава шә-һәре белән аны күз яшь-ләрсез сөйләү мөмкин булмаган аерым кичерешләр бәйли. Дивизияләре шушы шәһәрдә торганда Анастасия шулай ук яу кырында булган әтисеннән хат ала. Әтисе анда үзе хезмәт ит-кән санитар поездының да шушы шәһәрдә торуы турында хәбәр итә. Кызга, командирына хәлне аңлатып, вокзалга бару һәм әтисе белән күрешү насыйп була. Очрашу 30 минут дәвам итә. Анастасия Алексеевна Бөек Җиңү кө-нен Румыниянең Айрат шәһәрендә каршылый". "Бабам Шәйдулла Нәбиуллин фронтта булмаган. Профессиональ ипи пешерүче буларак аны тылда калдырганнар. Аның икмәге күпме солдатларны җы-лыткан. Бабам исән түгел инде. Гаиләбезнең Җиңүгә шундый өлеш кертүе бе-лән горурланам", дип яза Зур Фролово мәктәбе укучысы Руслан Нәбиуллин. "Мин сугыш турында кинолардан, китаплардан гына беләм. Ләкин иң ачык тәэсирләрне бабамның карт бабам Иван Самаркин турында сөйләве калдырды. Ул 1946 елның маена ка-дәр сугыша. Өлкән лейтенант дәрәҗәсенә җитә. Кызганычка каршы, бабамның орден-медальләрен урлаганнар. Әбием әйтә ул алар булмаса да,чын герой, ди. Аның каравы бабамның сугышчан планшеты сакланган. Ул безнең өчен бик кадерле әйбер" - ә бу юлларны Зур Фролово мәктәбе укучысы Дарья Косолапова язып җибәр-гән.
Балалар теле белән язылган әлеге эчкерсез хатларны укып күңелләр нечкәрә. Алар өчен яуланган зәңгәр күк астында бәхетле тормыш насыйп булсын аларга. Ә хәтер җуелмасын...

Сугыш
Әтиемнең бабасы
Сугышта булган
Автоматы белән ул
Фашистны куган.
Үлемнәрне дә
Бик күп күргән ул
Салкын окопларда
Кунып йөргән ул.
Алар күргәнне
Күрсәм иде төштә
Куркып уянам
Тынычланмыйм һич тә.
Каты сугышлар
Булмасын бүтән
Кояш гел көлеп
Карасын күктән.
Буа шәһәре.
4нче сыйныф укучысы, Илфат Исмәгыйлев.


Кырык беренченең җәе
Шомлы хәбәр тарала.
Илебездә нәкъ шулвакыт
Ватан сугышы башлана.
Мең дүрт йөз унсигез көнгә
Сузыла бит бу сугыш.
Кайгы, үлем һәм күз яше
Китергән безгә орыш.
Миллионнар яу кырыннан
Әйләнеп кайта алмаган.
Балалары һәм дә аларның
Хатыннары тол калган.
Сугышның ачы хәсрәте
Булмасын иде бүтән.
Тургайлар җырларын гына
Ишетсәк иде күктән.
Буа шәһәре.
4нче сыйныф укучысы, Илфат Исмәгыйлев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әбибабаларының орденмедальләрен сыйпыйсыйпый аларның батырлыклары турында хикәятләр тыңлап үскән буы...