Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Алар Җиңү яуладылар

Тормыш “кадрлары”

Минем тормышым кинодагы кебек булды. Ә аның сценариен сугыш язды... "Кулак кызы" Сәгать текелдәве астында тәмләп йокыга китәм дигәндә генә өйгә авылдаш малай чабып керде һәм аны дивардан куптара башлады. - Ник тиясең сәгатькә? Синеке түгел ул, - дип каршы төшеп маташкан идем, - Кулак кызы, тик тор, - дип...


Минем тормышым кинодагы кебек булды. Ә аның сценариен сугыш язды...
"Кулак кызы"
Сәгать текелдәве астында тәмләп йокыга китәм дигәндә генә өйгә авылдаш малай чабып керде һәм аны дивардан куптара башлады.
- Ник тиясең сәгатькә? Синеке түгел ул, - дип каршы төшеп маташкан идем,
- Кулак кызы, тик тор, - дип янап, аны күтә-реп чыгып китте. Алдагы көнне өйдән итекләребезгә кадәр алып чыгып киткән-нәр иде, хәзер, әнә, текелдәгән тавыш булмагач, өй эче тып-тын. Аннары йортыбызны да сүтеп алдылар. Авылның на-муслырак кешеләре хет бер өлешен балаларга калдырыгыз, кайда кунарлар, дип куштаннарны оятка китергәч, алгы якка тимәделәр. Бу мәһшәрдә кайсы кая таралышкан тавыкларыбыз да куначага кайтып ояладылар.
...Менә шулай гаиләбез яңадан тернәкләнеп кенә килгәндә немец сугыш башлады. Авыл сәхнәләрендә театр-концертлар куеп йөргәндә әйбәт кенә егеткә гашыйк булып кияүгә чыктым. Бер атна гына яшәп калдык. Фронтка алдылар. Шуннан үзе дә кайтмады, хәбәре дә килмәде...
Авылда минем кебекләр рәттән, жәллә-теп торыр чак түгел. Мине Бөгелмәгә укырга җибәрделәр. Укытучы булып кал, дип кыстасалар да, авылга кайттым, тракторга утырдым. Хезмәт хакына паек бирә-ләр, ләкин өйгә бер әйбер дә алып кайтып булмый. Ачлык, кешеләр үлән ашап харап булдылар. Кечкенә энем дә яшь арыш ашап чүт үлмәде. Көне-төне кырда. Тракторларның хәзерге кебек өсте ябулы түгел, басу тулы бүре. Ач күзләре белән туп-туры карап калалар. Ничек йө-рәгем ярылып үлмәдем шунда?! Бервакыт МТСтан кайтып килгәндә салам күче өстенә төлкеләр яткан. Аларның берсе ташланса, өере белән һөҗүм итәләр, ди-ләр. Үземне түгел, өстемдәге тунымны жәлләдем - әниемә калыр, дип тора идем. Әллә шушы уйларым ярдәм итте, исән-имин авылга кайтып җиттем.
Югалган ирем кайтты...
Сугыш бетте, исәннәр кайтты. Мин һаман иремне өзелеп көттем. Җаны булса, хә-бәр бирер иде, дип өметләнәм. Юк. Үзем тракторда эшлим. Берчакны бергә эш-ләгән тракторчы егет өйләнергә сүз кушты. Мин ризалаштым. Хәләлем алтын таулары вәгъдә итмәде, ничек булдырабыз, шулай яшәрбез, диде. Парлап тракторда хезмәт куябыз. Ирем ипле, сабыр холыклы, бик әйбәт кеше булып чыкты. Шулай тыныч кына яшәп ятканда, 1952 елда, күпме өзелеп көткән беренче ирем кайтып төшмәсенме?! Мин икенче балама авырлы. Ул ялварып үзе белән яшәргә дәшә, әсирлектә идем, сиңа хәбәр салган булсам, "кулак кызы" дигән исемең дә бар, яхшы булмас иде, ди. Мин, хәбәр ит-кән булсаң, беркемгә дә әйтмәгән булыр идем, дип ачуланам. Хәзерге ирем Җиһангәрәйнең күзләренә карыйм:
- Күңелең ничек куша, шулай эшлә, - ди ул, үзе мине бик ярата иде. Ничек шундый кешене ташлап китәсең?! Тәүге мә-хәббәтем китте. Шуннан соң күрмәдем дә, ә Җиһангәрәем белән бик матур яшәп дүрт бала үстердек. Ул да фронтовик. Су-гыштан беркем көтмәгән үзен. Тол хатыннарның, ятим балаларның күзләренә кү-тәрелеп карарга да кыймый идем, дип сөйли иде ул. Сугыш турында кинолар карамый, ветераннар белән очрашуга йөрми иде мәрхүм. Фронтта чакта бер таныш түгел хатын-кыз бәйләгән бияләйне киеп йөргән, эчендә хаты да булган. Шушы хатын-кыз белән сугыштан соң га-илә белән хатлар языштык, посылкалар салыштык, аларның да дүрт баласы иде. Егерме елдан соң ул иремне күреп тә китте, тик өйгә килмәде.
Сугыш еллары туксан яшьлек әбиегез хә-терендә шулай истә калган. Иң зур теләгем : дөньялар гына тыныч булсын!
Мәсгудә ХӘСӘНОВА.
Кайбыч авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Минем тормышым кинодагы кебек булды. Ә аның сценариен сугыш язды...