Район дәваханәсенең баш инфекционисты Резеда Җәләлова сүзләренә караганда, быел халыкның сезонлы вирус белән чирләү очраклары март ае урталарына туры килде. Кинәт тән температурасы югары күтәрелеп, аның тотрыклы саклануы, хәлсезлек, бума ютәл, кайвакыт эч китү симптомнары белән мөрәҗәгать итүчеләр саны көннән-көн арта. Якынча көнгә 10, кайвакыт 20 пациентка “больничный” рәсмиләштерелә.