Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

1300дән күбрәк буалы йөгерүдә катнашты (фоторепортаж)

Традицион "Татарстан кроссы"нда быел шул кадәр буалы җитезлек сынады. Шәһәр үзәгендә старт алып берничә урамны колачлаган дистанциягә беренче булып 4-6 сыйныфлар укучылары чыкты. Аннан бер-бер артлы стартка өлкәнрәк сыйныфларда белем алучылар, студентлар, оешма-предприятиеләр вәкилләре һәм спорт ветераннары басты. Төрле яшьтәге укучылар арасында иң җитезләре Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Вадим...

Традицион "Татарстан кроссы"нда быел шул кадәр буалы җитезлек сынады. Шәһәр үзәгендә старт алып берничә урамны колачлаган дистанциягә беренче булып 4-6 сыйныфлар укучылары чыкты. Аннан бер-бер артлы стартка өлкәнрәк сыйныфларда белем алучылар, студентлар, оешма-предприятиеләр вәкилләре һәм спорт ветераннары басты. Төрле яшьтәге укучылар арасында иң җитезләре Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәптән Вадим Карлин, Югары Лашчыдан Лиза Казначеева, Света Сайкина, Әлшидән Кирилл Тукмаков, 2 номерлы лицейдан Кирилл Лукин, Ырыңгыдан Виктория Салабайкина, студентлардан ветеринария техникумыннан Алмаз Хәлимов, медицина училищесыннан Александра Алекссева булдылар. 20-35 яшьлекләр арасында 1, 2, 3 урыннарны 1 номерлы зона эзләү-коткару отрядыннан Руслан Сабирҗанов, Күл Черкененнән Илдус Сәгъдиев, Иске Суыксу мәктәбеннән Артур Савельев, элеватордан Эльвира Гомәрова, эчке эшләр бүлегеннән Ангелина Носова, Лилия Сафина, 35-55 яшьлекләрдән Күшке мәктәбе укытучысы Валерий Иванов, "Вираж"дан Әнсар Чепеков, район финанс-бюджет палатасыннан Алсу Таҗетдинова, "Гармония"дән Светлана Горелкина, 2 номерлы сәнгать мәктәбеннән Земфира Каюмова, йөгерү ветераннары арасында Алшихтан Владимир Герасимов, Буадан Инсаф Гыймалетдинов, Владимир Горшков, Чуаш Киштәге мәктәбе укытучысы Анна Спиридонова алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев