Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

4 яшьтән тимераякта. Буада балаларны бозда дөрес егылырга һәм хоккей уйнарга өйрәтәләр (фоторепортаж)

"Арктика" спорт мәктәбендә балаларны дүрт яшьтән башлап тимераякта шуарга өйрәтәләр. Бу балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә өстәмә белем бирү программасы нигезендә эшләнә. Шундый дәресләрнең берсендә без дә булып кайттык. Вакыт иртәнге сәгать унберенче. Боз сарае балалар тавышыннан гөр килеп тора. Шугалакның бер яртысында кызлар, икенче якта чын хоккейчылар кебек башларына шлемнар, тезләренә,...

"Арктика" спорт мәктәбендә балаларны дүрт яшьтән башлап тимераякта шуарга өйрәтәләр. Бу балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә өстәмә белем бирү программасы нигезендә эшләнә. Шундый дәресләрнең берсендә без дә булып кайттык.

Вакыт иртәнге сәгать унберенче. Боз сарае балалар тавышыннан гөр килеп тора. Шугалакның бер яртысында кызлар, икенче якта чын хоккейчылар кебек башларына шлемнар, тезләренә, терсәкләренә саклагычлар кигән ир балалар шуа. Төгәлрәге, чынлап шуарга әле өйрәнеп кенә киләләр: егылалар, торалар, тренер-укытучылары күрсәткән күнекмәләрне төгәл кабатларга тырышалар. Ир-балалар җи-тезрәк күренә. Булачак хоккейчыларга шулай кирәк тә. Аннан алар арасыннан сайлап алып районның хоккей командасын туплаячаклар бит. Спорт мәктәбе директоры урынбасары Ирина Ивановадан сорашып белештек: болар "Әкият", "АБВГДЕЙКа", "Кояшкай" балалар бакчаларында тәрбияләнүче 2010 елда туган ир балалар. Бозда тренер-укытучы Руслан Шәрәфетдинов кул астында икенче ел шөгыльләнәләр. Ә менә 2011 елда туганнар әле бозга чыкмыйлар. "Батыр" спорт мәктәбендә гомуми физик әзерлек дәресләре үтәләр. Бу көнне дә алар тренер Олег Тарасов белән шунда иделәр. "Арктикага" билгеле бер күнекмәләр буенча сайлап алудан соң ноябрьдән килә башлаячаклар. Сайлауны үтмәгәннәрдән аерым төркем булдырылачак. Алар "Арктика"га билгеләнгән вакытта әти-әниләре белән килә алачаклар. Сүз уңаеннан, хәзер дә спорт мәктәбенә язылган балалар - шәһәрнең барлык балалар бакчаларыннан ир балалар 160, кызлар 150 кеше тәшкил итә - ял көннәрендә әти-әниләре белән килеп шуалар. Ә эш көннәрендә расписание буенча алып килүне спорт мәктәбе үзе оештыра.

- Көн саен ике-өч балалар бакчасы тәрбия-ләнүчеләрен автобус бе-лән барып алып, 45 минутлык дәрестән соң илтеп куябыз. Бу вакытка аларны киендереп-чишендерү дә кергән. Монда ярдәмгә мәктәп хезмәткәрләре дә, тәрбиячеләр дә килә. Бозда исә тренерлар белән 30-35 минут шуалар, - ди Ирина Иванова. Аның әйтүенчә, спорт мәктәбендә хоккей юнәлеше белән максатчан шөгыльләнәләр. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, әти-әниләре гариза язып хоккей төркеменә биргән ир балаларны бозга 5 яшьтән чыгаралар. Ә менә фигуралы шуу төркеменә йөрергә теләүчеләрне 4 яшьтән. Катокның бер яртысында салмак шуучы кызлар - нәкъ шулар. Без башта Иван Масленцев һәм Диаз Шәрипов җитәкчелегендә 6 яшьлекләрнең төрле хәрәкәтләр ясарга өйрән-гәннәрен күзәтсәк, бераздан аларга 5 яшьлекләр кушылды. Без килгәндә бу балалар Наталья Пирогова белән бергә резинада күнегүләр ясый иделәр.

- Программа буенча елына 158 сәгать каралган. Бозга чыгарганчы гомуми физик әзерлек дәресләре мәктәпнең хореография залында үтә. Аннан резинада тимераякка басарга өйрәнәбез, төрле күнегүләр ясыйбыз. Ә бозда иң элек абаланалар, дөрес егылырга, йөрергә өйрәнәләр. Шуннан соң шуу техникасын, кагыйдәләрен үзләштерә башлыйлар. Башлангыч сыйныфларда белем алуга кебек, шууга нигез салына. Кайбер балалар шома боз, тимераяк белән бик тиз дуслаша, кайсыларына вакыт күбрәк кирәк,- ди Наталья. Әнә, "АБВГДЕЙКа" бакчасыннан 5 яшьлек Ралинә Каюмова тиз дуслашучылардан. Әле икенче тапкыр гына бозга чыкса да, "җилдерә" генә. 6 яшьлек Артем Куренной хоккейчы булырга тели. Әтисе Андрей аның ничек моңа ирешүен күзәтеп тора.

- Мин үзем дә бу спорт төре белән мавыктым. Ул чын ир-егетләр уены. Улларымның тагын сәла-мәт, нык булып үсүен телим, - ди ул. Ә "Арктика" хезмәткәрләре моңа да, хыялларны тормышка ашырырга да теләп ярдәм итәләр, көч куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев