Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

5 сентябрьдә Парклар һәм скверлар көненә багышланган бәйрәмгә рәхим итегез!

5 сентябрь көнне 12дән 15 сәгатькә кадәр шәһәр үзәгендә, Үзәк паркта, һәм үзәк стадионда Парклар һәм скверлар көне билгеләп үтеләчәк. Бу көнне паркта "KIDS FEST" балалар фестивалендә рәсем ясау, декоратив-гамәли иҗат буенча мастер-класс алырга, асфальтта рәсем ясау конкурсында катнашырга мөмкин булачак. Рәсем сәнгате дәресләре, урам музыкантлары, урам театрлары, урам азыгы...



5 сентябрь көнне 12дән 15 сәгатькә кадәр шәһәр үзәгендә, Үзәк паркта, һәм үзәк стадионда Парклар һәм скверлар көне билгеләп үтеләчәк.
Бу көнне паркта "KIDS FEST" балалар фестивалендә рәсем ясау, декоратив-гамәли иҗат буенча мастер-класс алырга, асфальтта рәсем ясау конкурсында катнашырга мөмкин булачак. Рәсем сәнгате дәресләре, урам музыкантлары, урам театрлары, урам азыгы фестивальләре оештырылачак, "Гитара виртоузлары", "Әкият, скрипка, саксофон" мәйданчыклары, "Өч гасыр биюләре"н күрсәтүче "RETRO PARK", туган якны өйрәнү музееның "Минем туган ягым - кайда бар шундый тагын" фотогалереясе, Буа осталарының сәнгать галереясе эшләячәк, китаплар белән алышу мөмкинлеге тудырылачак. Спорт сөючеләрне стритбол, җиңел атлетика эстафетасы ярышлары, күңелле стартлар, шашка-шахмат турнирлары, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны өч көпчәкле велосипедларда узышу көтә. Рәхим итегез!.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 5 сентябрь көнне 12дән 15 сәгатькә кадәр шәһәр үзәгендә, Үзәк паркта, һәм үзәк стадионда Парклар һ...