Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Айрат-Анжей буалыларны концертына чакыра. Егеткә операциягә акча кирәк

Тәтеш шәһәрендә яшәүче 39 яшьлек икенче төркем инвалид Айрат Гайнуллинның аягында протез, бер күзе күрми, икенчесенә ашыгыч операция кирәк. Ул шушы хәлдә җырлар яза, аларны үзе башкара. Күрше район егете кечкенәлән гитарада искиткеч матур уйный, җырлый. Әмма тормыш дөбердәп барганда егетнең әнисе һәлак була. Бу кайгыны Айрат гаять авыр кичерә...

Тәтеш шәһәрендә яшәүче 39 яшьлек икенче төркем инвалид Айрат Гайнуллинның аягында протез, бер күзе күрми, икенчесенә ашыгыч операция кирәк. Ул шушы хәлдә җырлар яза, аларны үзе башкара.

Күрше район егете кечкенәлән гитарада искиткеч матур уйный, җырлый. Әмма тормыш дөбердәп барганда егетнең әнисе һәлак була. Бу кайгыны Айрат гаять авыр кичерә һәм каты авырып китә. Операция арты операция. Башта аяклары, аннары күзләре зәгыйфьләнә. Бүген ул җырлары белән юанып чит кеше фатирында яшәп ята. Кызганычка каршы, соңгы вакытта Айратның икенче күзе дә күрми башлый. Табиблар кичектергесез операция кирәк, диләр. Ә аның өчен - акча. Инвалид пособиесен көчкә җиткергән Айрат үз җырларын башкарып акча эшләргә карар кыла.

Буа егете Илдар Гарифуллин, аңа ярдәм кулы сузып, Айрат Гайнуллин концертын Буада оештырырга вәгъдә бирә. Бүгенгә зал сөйләшенгән, концертның көне һәм вакыты билгеле. Ул шәһәрнең Ял үзәгендә 19 мартта, 19 сәгатьтә булачак. Билет бәясе 200 сум. Сәхнәдә Айрат Гайнуллин үзе чыгыш ясаячак, аны иҗатташ дуслары булачак. Айрат сезгә тормышны ярату, мәхәббәт тулы тирән мәгънәле җырларын бүләк итәчәк. Сүз уңаеннан Айратның сәхнә псевдонимы Анжей.

Дуслар! Бу концертка килеп сез матур җырлар да тыңларсыз, саваплы да булырсыз, иң мөһиме күпме авырлык кичереп тә өметен җуймаган искиткеч кешегә ярдәм итәрсез, яшәргә көч бирерсез! Концерка килми калмагыз. Билетларны 89297281424 телефоны буенча алдан броньлаштырып куярга да мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев