Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Банкирлар кредитлар турында сөйләделәр

Банк кредитлары ипи, сөт кебек тормышыбызга керде. Әллә ничә нульле суммада әҗәт алуны бернигә дә санамыйбыз. Әмма бурычны түлисе бар бит әле. Бүген, кредит ставкалары үскәндә, моның белән бәйле сораулар бермә-бер арта. Шәһәрдәге банклар вәкилләре белән "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшү әнә шушы кредит алу-бирү мәшәкатенә багышланды. "Өстәл" сөйләшүендә "Татфондбанк"ның Буадагы...


Банк кредитлары ипи, сөт кебек тормышыбызга керде. Әллә ничә нульле суммада әҗәт алуны бернигә дә санамыйбыз. Әмма бурычны түлисе бар бит әле. Бүген, кредит ставкалары үскәндә, моның белән бәйле сораулар бермә-бер арта. Шәһәрдәге банклар вәкилләре белән "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшү әнә шушы кредит алу-бирү мәшәкатенә багышланды.
"Өстәл" сөйләшүендә "Татфондбанк"ның Буадагы офисы баш белгече Ләлә СИРАҖИЕВА, "Пробизнесбанк" АКБ" ачык акционерлык җәмгыятенең Буа шәһәрендәге директоры Ринат ХӘСӘНОВ, әйдәп баручы менеджеры Евгения ШАГАРОВА, "Россельхозбанк"ның Буадагы өстәмә офисы идарәчесе Резеда ХӘЙРУЛЛИНА һәм "Байрак" газетасы редакциясе журналистлары катнаштылар.
- Хөрмәтле банкирлар, Сезне бергә җыюыбыз зерәгә түгел, бүген кредит бурычы күпләр өчен баш авыртуына әверелде. Алынган кредитлар язмышы ничек булачак? Процентлары үсәчәкме? Күп кешене борчыган шушы сорауны беренче бирәбез.
Резеда ХӘЙРУЛЛИНА:
-Билгеле бер процент ставкасы буенча инде рәс-миләштерелгән кредитның процентлары алга таба арттырылмаячак. Әйтик, Сезнең Яңа елга кадәр еллык 16 процент белән рәсмиләштергән кредитыгыз да, бүген еллык 23 процент шартында алганыгыз да үзгәрмәячәк. Аңлашылганча, килешүдә каралган процент ставкагыз шул ук калачак.
Ринат ХӘСӘНОВ:
- Россиядә меңнән күбрәк банк бар. Барысы өчен дә җавап бирә алмыйбыз. Моның өчен клиент белән банк арасындагы килешүне күтәреп карарга кирәк. Әгәр анда кредитны рефинанслау турында пункт бар икән, димәк, кредит ставкасы проценты үзгәртелергә мөмкин. Белүемчә, вәкилләре бүгенге сөйләшүгә җыелган банклар килешүләрендә андый пункт юк.
- Көтелмәгән вакыйгалар белән тулы бүгенге көн-дә, иртәгә нәрсә буласын фаразлап та булмый. Эш-сез калудан, авырулардан, керемнәр кисәк ки-мүдән беркем гарантияләнмәгән. Кеше әлеге сәбәпләр аркасында кредит суммасын үз вакытында кертә алмаса, банк нинди хәл кыла?
Ләлә СИРАҖИЕВА:
- Иң баштан банк кредит түләмәүнең сәбәпләрен ачыклый. "Татфондбанк"та клиент белән күзгә-күз сөй-ләшеп, аңлашып, аның финанс хәле начарлану белән бәйле түләмәве расланганда, ташламалы кредит бирү системасы бар. Банк алган калган сумманы капларлык ташламалы кредит рәсмиләштерә. Кредит ставкасы артмый, берничә кредиты булса, уртачасы алына, түләү срогы җиде елгача озайтыла.
Ринат ХӘСӘНОВ:
- Бездә кабат кредитлау уңай заемчылар өчен кредит дип атала. Ссуданың процент ставкасы киметелә.
Резеда ХӘЙРУЛЛИНА:
- "Россельхозбанк" андый түли алмаучыларның кредитларының срокларын озайтып, айлык түләү суммасын киметә.
- Сәбәпле түләмәүчеләр-гә карата шартларны "йомшарту" турында аң-лашылды. Ә менә явызларча түләмәүчеләргә карата банклар нинди чаралар күрәләр?
Ринат ХӘСӘНОВ:
- Хәл хәтта җинаять эше ачуга да җитәргә мөмкин. Срогыннан узучыларга пенялар, штрафлар санала.
Ләлә СИРАҖИЕВА:
- "Татфондбанк"та түләмә-гән клиент белән ун көн дә-вамында сөйләшүләр алып барабыз, шалтыратабыз, сәбәбен ачыкларга тырышабыз. Аннары инде санкцияләр кулланыла башлый.
- Буада бурычларны "бә-реп чыгаручы" коллекторлык хезмәтчелеге бармы ул?
Ринат ХӘСӘНОВ:
- Бездә юк, Казанда бар. Банклар мөрәҗәгате буенча алар берничә тапкыр Буага да килеп эшләделәр һәм нәтиҗәгә ирештеләр.
- Банклар кредит алганда гомерне иминиятләштерергә тәкъдим итәләр? Бу бик кирәкме? Берәр өстенлек бирәме? Страховкалану мәҗбүриме?
Ринат ХӘСӘНОВ:
-Күз алдыгызга китерегез, кредит алган кеше үлеп китте, яисә I, II төркем инвалидлыкка чыкты ди. Бу очракта калган кредит суммасын иминиятләштерү компаниясе түли. Иминиятләштерелмәгән кредит алучының бурычын балалары, якыннары, башка варислары, поручительләре капларга тиеш була. Күрәсез, иминиятләштерү бик зур роль уйный, аңа банк тагуы дип карау дөрес түгел. Ул иң беренче чиратта кредит алучының үзенә кирәк.
Ләлә СИРАҖИЕВА:
- Практикада мондый хәл-ләр еш булып тора. Иминиятләштерүгә җитди карарга киңәш итәм.
Резеда ХӘЙРУЛЛИНА:
- Шул ук вакытта иминиятләштерү суммасына процентлар өстәлми. "Россельхозбанк"та эшсез калудан страховкалану мөм-кинлеге дә бар. Дөрес, мо-ңа нигез булып клиент эш-ләгән предприятиенең ликвидацияләнүе, ул биләгән штатның кыскартылуы тора. Бу очракта иминиятләштерү компаниясе кредит алучының дүрт айлык түләвен үзе каплый. Бу дәвердә клиент эш табарга тиеш.
- Берочтан поручитель-ләрнең дә бурычларын ачыклап узыйк әле. Хә-зер бит дуслык бозылмасын, яхшы түгел, дигән булып та кредит алучыга поручительлеккә баручылар бар. Моның җа-ваплылыгы зурмы?
Ринат ХӘСӘНОВ:
- Поручитель ссуданың түләнүе өчен кредит алучы кебек үк җаваплы. Ниндидер сәбәпләр аркасында ссуда рәсмиләштерүче аны түли алмый башлый икән, аның бурычын каплау поручитель өстенә төшә. Һәм ул кредит алучыдан бу бурычны кайчан булса да, кире кайтара алачак дип тә гарантияләп булмый.
- Бервакыт телевизордан бер пенсионерның берьюлы берничә банктан кредит алуы турында күрсәттеләр. Ул аларның барысын да түләп бара алмаган. Банклар шулай бер-берсен күрмичә эш итәләрме?
Евгения ШАГАРОВА:
- Моннан берничә ел элек шулай кредит алу мөмкин булгандыр. Ә хәзер юк, чөнки банклар бер-берсен "күрәләр". Төгәлрәге, 5 ел элек кредит тарихларының милли бюросы (НБКИ) оешты. Һәм клиентның шәхси ризалыгы белән әлеге система аша аның башка банклардагы кредитларын карыйбыз.
- Ә "кара исемлек"кә кергән клиентның бу "табы" озакка сузыламы?
- Евгения ШАГАРОВА:
- "Кара исемлек"кә эләккән клиентны аклау шартлары турында конкрет кына әйтеп булмый. Һәр банкта һәр очрак аерым карала. Әйтик, кайсыдыр кредитта соңгы елда эзлекле түләп баруы да җитә, кайсыныңдыр, әйтик, алдагы елларда түләмәү аркасында зур бурычы җыелган, ул аны япканнан соң биш елда үз вакытында түли килгән. Тагын бер очракта, мисал өчен, клиент берничә тиенне кертмичә калдырган булган, ә еллар үткәч ул беркүпме суммага әверелгән. Кыскасы, һәр очрак, һәр сәбәп буенча банкир гына түгел, ә психолог күзлегеннән дә аерым вердикт чыгарыла. Кайбер банкларда кредит бирүне компьютер хәл итә, кайберләрендә кредит комитеты. Ә бездә - кредит буенча менеджер.
- Ә кредитны үз вакытында түләмәгән өчен акчалата җәза бармы?
Ринат ХӘСӘНОВ:
-Әйе, пенялар, штрафлар каралган. Бу хакта килешүдә алдан ук языла.
- Соңгы сорау кредит алыр алдыннан кеше нәрсә турында белергә тиеш?
Резеда ХӘЙРУЛЛИНА:
-Ул иң элек, кредитның шартларын өйрәнергә, үзенең түләү сәләтен ачыкларга. Кредитның озак еллар дәвамында эзлекле түләп барылырга тиешле җаваплы йөк икәнен аңларга тиеш.
Ләлә СИРАҖИЕВА:
-Без җаваплы, намуслы, түләргә сәләтле һәм килешүдә каралган шартларга җитди караучы кредит алучыларны җәлеп итәргә кызыксындырылган. Кичектерүләр, судлар буенча йөрү, коллекторлык хезмәтчелекләрен чакырту банкларга да финанс чыгымнары гына китерә бит.
Материалны
Илсөяр
МӨХӘММӘТҖАНОВА, Әлфия
ШӘРӘФЕТДИНОВА, Наилә
ХӘСИПҖАНОВА,
Әлфинур
ЙОСЫПОВА
әзерләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Банк кредитлары ипи, сөт кебек тормышыбызга керде. Әллә ничә нульле суммада әҗәт алуны бернигә дә са...