Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бер мәхәббәт тарихы: "Ул иң яхшысы"

Буадагы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яши башлаган Казан егете Евгений Номин шәфкать туташы Гөлгенә белән беренче аралашуга аның "үз хатын-кызы" икәнлеген тойды. Бәхеткә, хисләре җавапсыз калмады. Аннары пар никахлашты. Күзләре күрмәскә әйләнгән Евгений алдан физик кимчелеге өчен кыенсынды. Тик Гөлгенәнең акыллылыгы бу җитешсезлекне оныттырды. -Армиядән кайтканда сау-сәламәт кеше идем....

Буадагы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яши башлаган Казан егете Евгений Номин шәфкать туташы Гөлгенә белән беренче аралашуга аның "үз хатын-кызы" икәнлеген тойды. Бәхеткә, хисләре җавапсыз калмады.

Аннары пар никахлашты. Күзләре күрмәскә әйләнгән Евгений алдан физик кимчелеге өчен кыенсынды. Тик Гөлгенәнең акыллылыгы бу җитешсезлекне оныттырды.

-Армиядән кайтканда сау-сәламәт кеше идем. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башладым. Көтмәгәндә авыру килде, ул эзсез узмады, күзләрем зәгыйфьләнде. Гөрләп яшәгән вакытта барысын да югалттым - исәнлегемне, эшемне, гаиләмне. Ә иң авыры - автомобиль йөртә алмавым, - дип сөйләде ир. Бу авыр вакытларга күп еллар узса да, сизелә, искә төшерәсе әле дә бик авыр.

Гөлгенәнең 13 яшьлек кызына һәм уртак улларына бик кирәк була ул. "Әти" дип өзелеп торганда күңелне төшерергә ярамыймы соң? Әнә, Гөлгенәсе күпме көрәште аның өчен. Батыр хатын әти-әнисенең, туганнарының үгетләүләренә дә, "озын телләргә" карамады, аның өчен Женясы сау-сәламәт ирләрдән дә мең тапкыр яхшы иде. Мондый җылылыкка эрегән ир үзе дә Гөлгенәнең төп булышчысына әверелде. Хатын-кыз эше дип тормый, хәленнән килгәнчә идәнен дә сөртә, бәрәңгесен әрчи, ашарга да пешерә. Ә кичен балалары янында, аларга өй эшләрен әзерләшә. Ана кеше аларга карап сокланып туя алмый.

-Бервакытта да иремнең күрмәве хакында исенә төшергәнем юк. Кичен телевизор янына дәшкәндә дә гел карарга дип чакырам, ә тыңларга дип түгел. Бүгенге көндә бик бәхетлемен. Вакытында күпне күрсәм дә, тормышта югалып калмавыма шатланам. Әти-әнием, туганнарым акыллы, Женяны бик хөрмәт итәләр, безгә ярдәм итеп торалар, - ди тыйнак хатын.

Тик тулы бәхет өчен бер нәрсә җитми икән, ул - торак шартларын яхшырту. Бүгенге көндә гаилә балалар бакчасы бинасын ремонтлап яши. Без геройларыбыз янына иске йортка керсәк тә, аңардан икенче фикер белән чыгып киттек. Бу - чын мәгънәсендә бәхет кошы кунган өй. Аңардан чисталык, матурлык, җылылык беркеп тора. Мондый нурлылыкны хәтта купшы йортларда да табып булмас, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев