Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүген 1 апрель – көлке көне

Шулай ук ул алдау көне буларак та билгеле. Моңа сайтны укучылар ничек карый? Аларның алдаганнары бармы? Без бу хакта үзләреннән сораштык. Гакыйл КАМАЛЕТДИНОВ, район газетасының баш мөхәррире: -1991 елны редакциягә практика узарга бер яшь егет кайтты. Без, журналистлар, 1 апрель көнне аны алдарга булдык. Аңа бер басмадан 150 сум гонорар...


Шулай ук ул алдау көне буларак та билгеле. Моңа сайтны укучылар ничек карый? Аларның алдаганнары бармы? Без бу хакта үзләреннән сораштык.
Гакыйл КАМАЛЕТДИНОВ, район газетасының баш мөхәррире:
-1991 елны редакциягә практика узарга бер яшь егет кайтты. Без, журналистлар, 1 апрель көнне аны алдарга булдык. Аңа бер басмадан 150 сум гонорар килгән дидек. Студент бик шатланып, "күктән төшкән" гонорарны алырга дип күршедәге почтага кереп китте. Анда аңа бернинди ак-ча килмәгәнлеген әйткәннәр. Безнең киңәш белән үзәк почтага да барды әле. Биредә дә акча юклыгын белгәч, почта начальнигына дәгъва белән кергән. Соңыннан гына аңа бернинди гонорар юк икәнен әйттек. Авызын "салды", безнең белән берничә көн сөйләшмәде.
Рәсим АБИТОВ, шөгыль үзәге директоры:
- Алдан ук әйтеп куям, мине алдавы бик читен. Юмор хисен яратканга, теләсә нинди "подвох"ны тиз сизеп алам. Ә үземнең алдаганым бар. Хатыныма бүген кунаклар килә дип кайтып әйттем. Өстәл тулы сый-нигъмәт пешергән. Үп-кәләмәде тагын үзе. Шулай итеп мин гаиләмә сәбәпсез бәйрәм ясаттым. Әй, сыйландык аннары!
Гөлназ ХӘКИМОВА, район ЗАГС бүлеге начальнигы:
- Ике очрак истә калган. Ба-ла чакта кызу эш өстендә - печән вакытында авыл очындагы ике олы апаны кунакка чакырдым. Икенчесендә үземне алдадылар. Студент вакытта курсташлар беренче сменага укырга дәшеп китерделәр. Шулай итеп, көндезге икенче яртыда башланасы дәрес-ләргә иртәнге сәгать 9га килеп утырдык.
Роберт ГОРДЕЕВ, район мәдәният идарәсе баш белгече:
- Мондый алдаулар, гадәт-тә, иртәнге якта "үтә". Мине дә әле Ырыңгы мәдәният йортында эшләгән чагымда эшкә килүгә үк хезмәт-тәшләрем авыл Советы рәисенә җибәрделәр. Җитәкче чакырганны инкяр итәргә ярамый, киттем. Әле ярый авыл Советы якында гына. Алдануым башыма да килмәде, Буага да барып кайткан булыр идем, мөгаен. Ә берсендә курсташ егет кулындагы сәгате белән мактанып утыра кебек сиздем. Карасам, анда "батырлык өчен" дип язылган. Нәрсә өчен бирелгәнен сорагач, ул сәгатен салып ук бирде. Артында граверлап "Янгында күрсәткән батырлыгы өчен. 1. 04. 97" диелгән. Ышандым. Ә ул 1 апрель шаяруы булган икән.
Гөлчәчәк КӘЛИМУЛЛИНА, Буа театры администраторы:
- Институт тәмамлап Яңа Шәйморза авылында укытучы булып эшли башлаган ел. Мәктәпнең үз мунчасы бар иде. Кырыс, та-ләпчән генә математика укытучысы: "Бүген мунчаны яктылар, барыгыз, җы-лы башлап сез керә торыгыз",- дип без яшьрәкләрне юынырга кыстады. Барлык кирәкле әйберләрне алып барып керсәк, мунчада катып үләсең. Ул укытучыны уен-көлке белән шаяра белә дип, башыбызга да китермәгән идек. Шул хәлне сөйләп әле дә кө-ләбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шулай ук ул алдау көне буларак та билгеле. Моңа газета укучыларыбыз ничек карый? Аларның алдаганнары...