Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүген Байбаклар көне. Буалыларны әлеге бәйрәм белән нәрсә бәйли?

Байбак көне Америка һәм Канада халыкларының традицион бәйрәмнәре санала. Әлеге илләрдә хәтта бу көн ял рәсми рәвештә ял санала. Аның тарихы моннан ике гасырга якын вакыт белән билгеләнә. Әлеге хайван америкалылар өчен метеоролог вазыйфасын башкарган. Традиция бу илләрдә бүген дә яши. 2 февраль көнне байбакнын өненнән чыгып, үзен ничек тотуын...

Байбак көне Америка һәм Канада халыкларының традицион бәйрәмнәре санала. Әлеге илләрдә хәтта бу көн ял рәсми рәвештә ял санала. Аның тарихы моннан ике гасырга якын вакыт белән билгеләнә. Әлеге хайван америкалылар өчен метеоролог вазыйфасын башкарган. Традиция бу илләрдә бүген дә яши. 2 февраль көнне байбакнын өненнән чыгып, үзен ничек тотуын игътибар белән күзәтәләр. Көн болытлы булып, ул үз шәүләсен күрмичә өненнән чыгып китсә, яз иртә киләчәк. Ә инде кояшлы көндә шәүләсеннән куркып, өненә кире кереп качса, тагын кыш алты атна дәвам итә дигән сүз. Америкалылар элек заманнарда байбакның үзен тотышына карап, кыр эшләренә чыгу вакытын да билгеләгәннәр. Кайбер штатларда үз байбакларын да булдырганнар. Әмма Пенсильваниянең Понксатони шәһәрчегендәге Күркәләр тавында рәсми байбак бер генә. 2 февральдә бирегә килеп аның өненнән чыкканын туристлар, меңәрләгән халык күзәтә.

Бу бәйрәм безнең районда билгеләп үтелмәсә дә, бүген буалыларның байбакларның ничек тотышын күзәтү мөмкинлекләре бар. Безнең район территориясендә - Яңа Тинчәле һәм Яңа Шәйморза авыллары арасындагы кырларда әлеге хайваннар яши. 125 гектар мәйдан тәшкил иткән байбаклар колониясе аеруча сакланучы табигый территория булып санала. Әлеге хайваннар Кызыл Китапка кертелгән. Анда терлекләр йөртү, җәй көннәрендә печән чабу тыела.

Фото: 333v.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев