Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүген Буа шәһәрнең 1 номерлы мәктәбе каршында иртән үк ыгы-зыгы иде,нәрсә булган?

Бүген шәһәрнең 1 номерлы мәктәбе каршында иртүк ыгы-зыгы иде - биредә яшь инспекторлар катнашында "Игътибар, балалар!" бөтенроссия акциясе узды. "ЮИД" язулы жилеттан яшь юл хәрәкәте инспекторлары - 5 сыйныф укучылары - башлангыч сыйныф укучыларына, әти-әниләргә һәм автомобиль йөртүчеләргә кагыйдә бозмауны пропагандалаучы буклетлар таратттылар. Велосипедта да, автомобильдә дә, җәяү йөргәндә сак...

Бүген шәһәрнең 1 номерлы мәктәбе каршында иртүк ыгы-зыгы иде - биредә яшь инспекторлар катнашында "Игътибар, балалар!" бөтенроссия акциясе узды.

"ЮИД" язулы жилеттан яшь юл хәрәкәте инспекторлары - 5 сыйныф укучылары - башлангыч сыйныф укучыларына, әти-әниләргә һәм автомобиль йөртүчеләргә кагыйдә бозмауны пропагандалаучы буклетлар таратттылар. Велосипедта да, автомобильдә дә, җәяү йөргәндә сак булырга чакырдылар. ЮИДчыларның бер төркеме велосипедчыларга юлда үзләрен ничек тотарга икәнен өйрәтте - 14 яшьтән генә ике көпчәкле транспортка утырырга, юл полосасы кырыеннан уң яктан барырга, борылганда юлда транспорт юклыкка инанырга, ә аркылы чыкканда велосипедтан төшеп, аны йөртеп барырга кирәклеген ассызыкладылар. Яшь инспекторлар әти-әниләргә дә үгет бирергә өлгерделәр.

Юидчылар берничә ел дәвамында алып барган эшчәнлекләре хакында да әйтеп уздылар.

-Әлеге отрядка беренче сыйныфта укыганда ук йөри башладым. Юл куркынычсызлыгы турында күп нәрсәне белдем. Өлкәннәргә дә бу хакта акыл бирә алам, яшьтәшләремне дә юл йөрү кагыйдәләрен бозмаска өндим, - диде юидчы Алинә Гайсина. Яшь "коллегаларының" эшен күзәткән "ТР БДД фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" дәүләт учреждениесенең Буа филиалы начальнигы Анна Сергудаева мондый чараларның юлларда балалар имгәнүен киметүдә зур роль уйнавы хакында белдерде.

-1 номерлы мәктәпнең ЮИДчылары белән күптән эшлибез. Алар төрле елларда "Имин тәгәрмәч" бәйгесенең район, республика этабларында яхшы күрсәткечләргә ия булдылар, - диде ул.

Сүз уңаеннан, Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы мәгълүматларына караганда, ел саен 260 меңнән күбрәк бала юлларда һәлак була. Россиядә бу күрсәткеч 1 меңгә якын булса, Татарстанда - 20-25, 600дән күбрәге тән җәрәхәтләре алган. Районда быел балалар катнашында 6 юл-транспорт һәлакәте булды, анда 1 яшүсмер үлде, 5се яраланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев