Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бүген Буага якташлык җәмгыяте әгъзалары кайтты (фоторепортаж)

Алар алдан җирлекара үзәк китапханәдә булдылар. Якташыбыз, җәмәгать эшлеклесе, Казан федераль университеты доценты Ислам Әхмәтҗанов бу юлы да китапханә фондына 500дән күбрәк китап бүләк итте. Ә барысы ул биргән китапларның саны 3 меңнән күбрәк. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Еремеев залда утырган укучыларга...

Алар алдан җирлекара үзәк китапханәдә булдылар. Якташыбыз, җәмәгать эшлеклесе, Казан федераль университеты доценты Ислам Әхмәтҗанов бу юлы да китапханә фондына 500дән күбрәк китап бүләк итте. Ә барысы ул биргән китапларның саны 3 меңнән күбрәк. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Еремеев залда утырган укучыларга киләчәктә яхшы укырга, китапның кадерен белергә кирәклеген әйтеп уздылар. Чара Бөек Ватан сугышы ветераны Гариф Сафиуллинның сугыштагы истәлекләрен искә төшерү белән тәмамланды.

Аннан кунаклар шәһәрнең картлар һәм интернат йортка килделәр. Алар ярдәме белән әзерләнгән чәй өстәле артында әби-бабайларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев