Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бик-Үти авылы халкы юл сала

Авылның Бола елгасы буендагы Кырый урамында яшәүчеләр күп еллар буе юлсызлыктан интектеләр. Быел урам халкы үзе акча җыеп, алдан юлга балчык ташыттырдылар. Аны үзләре көрәк белән чыгып тигезләделәр. Аннан ташка заказ бирделәр. Анысын да үз көчләре белән юл полосасына таратканнар. -Әлегә эш дәвам итүгә яңгырлар комаучаулаган, юллар кипкәч, бу эшне...

Авылның Бола елгасы буендагы Кырый урамында яшәүчеләр күп еллар буе юлсызлыктан интектеләр. Быел урам халкы үзе акча җыеп, алдан юлга балчык ташыттырдылар. Аны үзләре көрәк белән чыгып тигезләделәр. Аннан ташка заказ бирделәр. Анысын да үз көчләре белән юл полосасына таратканнар.

-Әлегә эш дәвам итүгә яңгырлар комаучаулаган, юллар кипкәч, бу эшне дәвам итәчәкләр, дип хәбәр итте безгә авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Җәләлетдинов.

Бик-Үти һәм Ташкичү авыллары үзара салым программасы белән дә яхшы эшләгәннәр. Алар соңгы 4 ел эчендә Бик-Үти зираты территориясен рәшәткә белән тотканнар, 500 метрдан күбрәк аралыкта юл салдырганнар. Ташкичүдә исә кеше җирләгәндә кирәк-яракларны куяр өчен йорт өлгерткәннәр. Быел авыл халкы үзара салым суммасын 500 сум җыярга уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев