Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа атлары Арчада узган Бөтенроссия ярышларында беренче унлыкта! (фоторепортаж, ВИДЕО)

Арчада «Ат көне" бәйрәмендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Васил Шәйхразиев катнашкан. Төрле ярышларда 130лап ат йөгергән. Ярышларга Россиянең ат спорты Федерациясе судьялык төркеме бәяләгән. Буа ипподромы тренеры Ринат Мифтахетдинов әйтүенчә, безнең районнан өч ат барган. Алар - 28 номеры астында англия-гарәп токымлы Герда (жокее Ринат Мифтахетдинов), 32 номеры астында чапкан чиста...

 

Арчада «Ат көне" бәйрәмендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Васил Шәйхразиев катнашкан. Төрле ярышларда 130лап ат йөгергән. Ярышларга Россиянең ат спорты Федерациясе судьялык төркеме бәяләгән. Буа ипподромы тренеры Ринат Мифтахетдинов әйтүенчә, безнең районнан өч ат барган. Алар - 28 номеры астында англия-гарәп токымлы Герда (жокее Ринат Мифтахетдинов), 32 номеры астында чапкан чиста рус токымлы Водопад, (жокее Станислав Макаров), һәм 31 номерлы чиста гарәп токымлы Бродяжка (жокее Руслан Ибраһимов). Соңгысы узган елгы бәйгедә икенче урын алган иде. Быел ул беренче этапны узгач, ветеринарлар кушуы буенча дистанциядән алынган. Ә Герда һәм Водопад беренче унлыкка керделәр. Бу зур күрсәткеч, чөнки чабышта Казан, Төмән, Мәскәү, Ростов өлкәләреннән, Кабардино-Балкария республикасыннан, Татарстанның Биектау, Чистай, Минзәлә, Лениногорск, Әтнә районнарыннан килгәннәр. Беренче урынны мәскәүлеләр алган. Күп кенә призлы урыннарны Кабардино-Балкария атлары "чүпләгән".

Бродяжка (№31, в переднем плане), "Водопад" (№32, справа)

Герда (№28)

 

КОНИ БУИНСКОГО ИППОДРОМА:

Астра

Госпожа

Памала и Бродяжка.

Махровая.

Завируха.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев