Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа авыл хуҗалыгында иң яхшы эшләүчеләр рейтингында кайда?

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика районнарының һәм авыл хуҗалыгы формированиеләренең 2014 ел өчен үсемлекчелек, терлекчелек һәм җитештерү нәтиҗәлелеге буенча төзегән рейтингы Әтнә, Балтач, Саба, Актаныш, Тукай, Кукмара һәм Буа районнарының алдынгы булуларын раслый. Министр Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәт Йортында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә районнарның авыл хуҗалыгы буенча җыелма...

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика районнарының һәм авыл хуҗалыгы формированиеләренең 2014 ел өчен үсемлекчелек, терлекчелек һәм җитештерү нәтиҗәлелеге буенча төзегән рейтингы Әтнә, Балтач, Саба, Актаныш, Тукай, Кукмара һәм Буа районнарының алдынгы булуларын раслый. Министр Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәт Йортында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә районнарның авыл хуҗалыгы буенча җыелма рейтингы 16 күрсәткеч буенча төзелүен әйтте. Министрлыкның рәсми сайтында авыл хуҗалыгы формированиеләренең дә рейтингы бирелгән. Анда "Ямбулат" лидерлар рәтендә. 500-1000 гектар сөрү җире булган хуҗалыклар арасында игенчелектә ул беренче, терлекчелек буенча 13нче, икътисадый күрсәткечләр буенча 5нче урында. Әйбәт эшләүчеләр арасында тагын "Коммуна", "Авангард", "АгроНур", "Ак Барс Буа" агрофирмасының 1 номерлы филиалы, "Кыят" җәмгыяте, И. Хәйретдинов, Ф. Сибгатуллов фермер хуҗалыклары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгы республика районнарының һәм авыл хуҗалыгы форми...