Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа энциклопедиясе: китапның тулыландырылган варианты дөнья күрәчәк

“Буа энциклопедия-се”нең яңа, тулыландырылган варианты басылып чыгачак. Шушы көннәрдә район җитәкчелеге, Буа якташлыгы һәм яңа басма белән шөгыльләнүче төркем вәкилләре, төрле ведомстволар җитәкчеләре шул хакта авыл җирлекләре башлыклары белән очрашып сөйләште.

Энциклопедия өстендә яңадан эшләү инициативасы белән чыккан “Буа якташлыгы” җәмгыяте җитәкчесе Ирек Закиров залда утыручыларга кирәкле мәгълүматларны таләп ителгәнчә туплап, озакка сузмыйча тапшырырга чакырды. Аның сүзләренә караганда, яңа китап Буа районының үт-кәне һәм бүгенгесе турында фәнни-белешмә бу-ларак басылып чыгачак. Аның төп өлеше Буа районында туган һәм яшәгән күренекле кешеләр турында автобиографик очерклардан торачак. Яңа басма “Буа районы энциклопедиясе” концепциясенә нигезләнеп төзеләчәк. Энциклопедиягә кертелә-чәк исемнәр аерым критерийларга туры китере-ләчәк.

– Беренче энциклопедия нәшер ителүгә дистә елга якын вакыт узды. Без беренче китаптагы җитешсезлекләрне төзә-теп, аңа яңа исемнәрне дә өстәргә уйлыйбыз. Мин моңа җитди карарга чакырам. Китап буенча эшче төркем белән энциклопедиянең эшлә-неп беткән, тулыландырылган басмасында гражданнар турында мәгълүматлар әзерләү памяткасын булдырдык. Анда нәрсәләр кирәге турында тәфсилләп язылган. Җитәкчеләр, авыл җирлекләре башлыклары бу хакта район халкына аңлатырга бурычлы. Мәгълүматларны агымдагы елның 1 сентябренә кадәр туплап бетерегез, - диде ул.

Редколлегиянең Казан шәһәрендәге әгъзасы Рушания Вахитова Буада туып, читтә хезмәт куеп, җәмгыятькә үзеннән зур өлеш керткән кешеләр турында да онытмаска чакырды. Шулай ук читтән килеп район тормышында актив катнашучылар да читтә калмаска тиеш диде. Редколлегия әгъзасы Ирина Литвина элеккеге хаталар мисалында эшләп җиткермәүләрне күрсәтте һәм сораулар килеп туганда турыдан-туры үзе белән элемтәгә чыгарга чакырды. Сөйләшүдә катнашкан муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров китап өчен барлык белешмәләрне туплау туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләренә тапшырылуын әйтте. Һәм китапны басмага тапшыру вакытын үз контроленә алачагын ассызыклады.

Яңа китапка кертеләчәк кандидатлар – районның үсеш чорында зур өлеш кертүчеләр, илнең, рес-публиканың, районның, торак пунктның иҗтима-гый-сәяси тормышында актив эшчәнлек алып баручылар, халык, дәүләт алдындагы аерым казанышлары өчен бүләкләнүчеләр, ведомстволы, җирле үзидарә органнары тарафыннан бүләкләнүчеләр. Шәхси мәгълүматлар катгый рәвештә паспорт буенча тутырылырга тиеш. Гомуми мәгълүматлар исемлегендә кешенең белеме, хәрби көчләрдә хезмәт итүе, хезмәт, фәнни эшчәнлекләре, дәүләт тарафыннан бүләкләнүләре, дәүләт власте вәкаләтле органнары, җирле үзидарә орган-нары хезмәтчелегендә эшчәнлеге, сәяси партия-ләрдә, җәмәгатьчелек оешмаларында әгъза булып торуы күрсәтелә. Мәгълүматлар документ-ларның оригиналларына нигезләнеп тутырылырга тиеш. Фотографияләргә аерым таләпләр куела: 3х4; 5х6 үлчәмле, ак-кара төсләрдә. Аларның оригиналы яисә скан варианты кабул ителә. Текстлар компьютерда җыелган килеш кабул ителә. Ул рус телендә, кыскартылмыйча бастырылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев