Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа фермерларын ниләр борчый?

Язгы кыр эшләренә керешер алдыннан район Советының утырышлар залында район җитәкчелеге фермер хуҗалыклары башлыклары белән аларда булган проблемалар турында сөйләшү үткәрде. Алар карамагында 26 мең гектар җир бар. Шуның 3500 гектарында шикәр чөгендере игелә. Фермерлар табышлы культура мәйданын ел саен арттыра баралар. Былтыр Иске Шәйморзадан Илдус Хәйретдинов, Яңа Тинчәледән Фәргать...

Язгы кыр эшләренә керешер алдыннан район Советының утырышлар залында район җитәкчелеге фермер хуҗалыклары башлыклары белән аларда булган проблемалар турында сөйләшү үткәрде.

Алар карамагында 26 мең гектар җир бар. Шуның 3500 гектарында шикәр чөгендере игелә. Фермерлар табышлы культура мәйданын ел саен арттыра баралар. Былтыр Иске Шәйморзадан Илдус Хәйретдинов, Яңа Тинчәледән Фәргать Сибгатуллов хуҗалыклары һәр гектарыннан уртача 650-700 центнер уңыш җыеп алуга ирештеләр.

Район белгечләре фермерларга үз киңәшләрен җиткерделәр.

- Үзебездә булган чәчүлекнең тишелешен, сыйфатын лабораторияләрдә даими тикшертеп торыгыз. Әлегә 70 фермер хуҗалыгының 17се генә бездә орлыкларын тикшертте, - диде"Россельхозүзәк"нең районара бүлеге начальнигы Радик Ибәтуллин.

- Барлык техника да сезон алдыннан техник карау үтәргә тиеш. Фермерларда 92 трактор, 33 комбайн һәм 8 тагылма бар. Кызганычка каршы, үткәрелгән рейдлар барышында кайберләрегезнең аларны теркәүне кирәк дип тапмаганлыгы ачыклана. Чәчүдә техник карау узып, рөхсәт бирелгән агрегатлар гына файдаланырга тиеш, - диде Буа районы һәм шәһәре буенча дәүләт күзәтчелеге бүлеге начальнигы Евгений Разбитнов.

Очрашуда республикабызның фермерлар ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров та катнашты.

- Республикада барлыгы 4700 фермер хужалыгы исәп-ләнә. Алар 526 мең гектар җир эшкәртә. Буа районы фермерлары башкаларга да үрнәк булып торалар. Беренчеләрдән булып сездә оешкан фермерлар ассоциациясе уңышлы гына эшләп килә,- диде ул.

Ике ел эчендә республикада 20 кулланучы кооперативы төзелгән.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Даутов йөк ташу системасы уңай эшләвен, әмма булган техниканың да искереп баруын белдереп, Камияр Байтимеровка яңаларын алуда булышсагыз иде, дип мөрәҗәгать итте.

Аксудан фермер Фирдүс Салаватуллин авыл башында урнашкан яшелчә базына язын-көзен уза алмыйбыз, ярдәм итегез әле дип, зарын җиткерде.

Камияр Байтимеров якын киләчәктә бу мәсьәләне уңай хәл итәргә тырышачагын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев