Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа-Грузия – мәхәббәт күпере

Мәхәббәт - ул шундый нәрсә, ара ераклыгына да, дин, милләт аерымлыгына да карамый, бөтен барлыгыңны яулап ала, акыл да йөрәктәге хискә генә буйсына. Менә шулай чирек гасыр элек бер-берсенә гашыйк булган осетин егете Бесик һәм татар кызы Ралия бүген тату гаилә булып Кырык Садак авылында гомер кичерә. Ульяновск шәһәрендә танышалар...

Мәхәббәт - ул шундый нәрсә, ара ераклыгына да, дин, милләт аерымлыгына да карамый, бөтен барлыгыңны яулап ала, акыл да йөрәктәге хискә генә буйсына. Менә шулай чирек гасыр элек бер-берсенә гашыйк булган осетин егете Бесик һәм татар кызы Ралия бүген тату гаилә булып Кырык Садак авылында гомер кичерә.

Ульяновск шәһәрендә танышалар алар. Бесик Россиягә югары белем алырга килә, Кырык Садактан биш балалы Шәрәфетдиновлар гаиләсе вакытлыча шул төбәктә яши. Ралиянең туган авылына кайтып төпләнгәнче Тедеевлар берничә ел Грузиядә яшәп алалар, аннан - кабат Ульяновскта.

- Мәрхүм ирем "чит кеше квартирасында яшәгәнче, бирегә кайтсыннар, азапланмасыннар", диде. Ризалаштылар. Аллага шөкер, әйбәт яшибез. Киявемнән уңдым, эшкә дә булган, ихтирамлы да, гаилә җанлы да, - ди Солтания апа. Нигә Бесикны хатыны мактамый, дисезме. Без барганда, өйдә тү-гел, Мәскәүдә иде шул ул. Авылда эш булмаганга, икесе дә шулай китеп эшләргә мәҗбүрләр. Тормышны алып барырга кирәк. Шул рәвешле бер-ничә ел дәвамында йорт-җирләрен яңартканнар. Бүген өйләре урамнан да "көлеп тора", эчтән дә бик матур, зәвык белән җиһазланган. Тәрәзә тө-бендәге зур аквариумда балыклар йөзә. Аларны бу йортта барысы да ярата.

- Кайсыбыз буш, шул карый, - ди Солтания апа. Хәер, бу йортта эш бүлешү юк. Бесик, кирәк икән, ашарга әзерли, кулына чүпрәк алып, тузанын сөртә. Без барган көнне дә харчо пешергән иде.

- Әйдә, Бесо, кунакларны үз сыең белән үзең сыйла инде, - дип Солтания апа йомшак тавыш белән киявен кухняга чакырды. Бүген русча әйтте. Ә чынлыкта ул кадәресен генә татарча да аңлый осетин кияү. Унбиш елдан артык татар авылында гомер кичерә бит. Аларның тырыш, тату гаилә булуларын, балаларының тәр-типле икәнлеген, әйбәт укуларын, спорт белән дуслыгын, әти-әниләренең моңа ярдәм итүен нәкъ менә авылдашларыннан ишеттек. Бесик үзе дә:

- Миңа монда яшәү ошый. Кешеләре әйбәт, чит ит-миләр, биредә күптән үз кеше мин, - ди.

Авыл халкы, хатыны, ике улы Аслан һәм Алан белән русча аралаша. Ралия грузинча да сөйләшә, дүрт ел анда яшәү дәверендә яхшы үзләштергән. Бесик үзе дә, милләте буенча осетин булса да, грузинчаны яхшырак белә. Туган шәһәре Хашури Грузиядә. Гаиләләре белән белән анда соңгы тапкыр биш ел элек кунак булганнар. Уллары хәзер дә сагыналар.

- Табигате матур, туганнарыбызны бик күрәсе килә, - ди җиденче сыйныфта укучы Алан.

Аслан бүген Казанда эш-ли, читтән торып югары белем ала. Кодагыйлар да күрешкән. Грузиядән Руизан ике тапкыр кунакка кайткан.

- Тагын кайтыр иде дә, юллар ябык бит. Монда яшәсә дә, каршы килмим. Кодагыем бик әйбәт кеше, - ди Солтания апа.

Ә әлегә скайп аша көн саен диярлек аралашалар. Менә шулар турында гапләшә-гапләшә те-леңне йотарлык харчо белән сыйландык. Яратып пешерә торган сыйлары тагын да бар - лобио, сациви, хинкали... Шашлык турында әйтәсе дә түгел. Буалыларны, пекарня ачып, грузин лавашы белән кинәндерү теләге бар аның. Татар милли ашларыннан аеруча кыстыбыйны ярата. Аның белән Солтания апа да, Ралия дә сыйлыйлар.

- Икесе дә бик тәмле пешерә, - ди Бесик елмаеп. Ралия тагын торт ясарга бик оста. Аның белән очрашу насыйп булмаса да, телефоннан аралаштык. Бар хисләре бер җөмләгә сыйды.

- Мин бик бәхетле хатын, әни, - диде ул.

Шулай гына була күрсен, күз генә тимәсен. Тагын искиткеч киң күңел-ле, кунакчыл Солтания апаның дүрт улына, татар, рус, удмурт мил-ләтле киленнәренә, 15 оныгына, 6 оныкчыгына ишекләр бүгенгедәй ачык, өстәлләре сыйлы булуын, исәнлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев