Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа инструкторлары Апаста "права"га имтихан бирү яңалыклары белән таныштылар (фоторепортаж)

Бүген Апас аграр колледжына Идел аръягы районнарының автомәктәпләре җитәкчеләре, автомобиль йөртү буенча инструкторлар җыелды. Район ЮХИДИ бүлекчәсенең имтихан алу төркеме начальнигы Илдар Гыймалтдинов, дәүләт инспекторы Рамил Абянов быел 1 сентябрьдән гамәлгә керүче автомобиль йөртү һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан бирүдә кертеләчәк үзгәрешләр хакында сөйләделәр һәм моны практикада күрсәттеләр. Быел...

Бүген Апас аграр колледжына Идел аръягы районнарының автомәктәпләре җитәкчеләре, автомобиль йөртү буенча инструкторлар җыелды. Район ЮХИДИ бүлекчәсенең имтихан алу төркеме начальнигы Илдар Гыймалтдинов, дәүләт инспекторы Рамил Абянов быел 1 сентябрьдән гамәлгә керүче автомобиль йөртү һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча имтихан бирүдә кертеләчәк үзгәрешләр хакында сөйләделәр һәм моны практикада күрсәттеләр. Быел 1 сентябрьдән курсант бирелгән 20 сорауның берсендә генә ялгышса да, өстәмә тагын 5 сорау бирелә, 2 ялгышка - 10 сорау. Аларга җавап бирүгә 10 минут вакыт өстәлә. Аларда да ялгышкан очракта имтихан биргән дип саналмый.
Автомобиль йөртү буенча да яңалыклар бар. Хәзер курсантлар эстакада, "гаражга" кертү һәм "елан" элементлары буенча имтихан бирсәләр, яңа уку елыннан аларга 90 градуска борылу, автомобильне яны белән "парковка"га кую кебек элементлар өстәлгән. Һәрберсенә 2 минут вакыт бирелә. Әгәрдә курсант автомобилендә 30 секунд эчендә кузгалып китә алмаса, имтиханнарны тапшыра алмый.
-Имтиханнар бирү тәртибе кырыслана, без юлга белемсез йөртүчеләр чыгарырга тиеш түгел. Күреп торасыз, ДТПлар саны кимеми, яшь гомерләр өзелә, - диде Илдар Гыймалтдинов очрашу ахырында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев