Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа кубогына Казан ярышы (фоторепортаж)

Казанның "Форсаж" картинг үзәгендә җиденче тапкыр Буа муниципаль районы башлыгы кубогына картинг ярышлары узды. Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, автомотоспорт Федерациясе, "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесе һәм Буа районы оештырган әлеге традицион бәйгедә быел республиканың 29 районыннан 10 командада...

Казанның "Форсаж" картинг үзәгендә җиденче тапкыр Буа муниципаль районы башлыгы кубогына картинг ярышлары узды. Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, автомотоспорт Федерациясе, "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесе һәм Буа районы оештырган әлеге традицион бәйгедә быел республиканың 29 районыннан 10 командада 254 бала осталык сынады.

Старт бирелгәнче өлкән-нәр сүз алып, картингчыларга уңышлар те-ләделәр. Татарстан Рес-публикасының ЮХИДИ идарәсе начальнигы урынбасары Радик Рамазанов әлеге спорт төренең дистә еллар дәвамында үзен балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалауда иң нәтиҗәлеләрнең берсе итеп танытуын, җиденче тапкыр үткәре-лүче бәйгенең елдан-ел популярлаша баруын ассызыклады. Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов районда "Форсаж" һәм "Росток" клубларында картинг белән 100дән күбрәк бала шөгыльләнү-ен әйтте.

- Кечкенәдән руль артына утырган балаларның беркайчан да юл йөрү кагыйдәләрен бозмаячакларына, игътибарлы җәяүлеләр, киләчәктә автомобиль йөртүчеләр булуларына ышанам, - диде ул.

Бүгенге ярышта барлык катнашучылар үзләрен чын профессионаллар итеп күрсәтергә, 400 метрлы дистанцияне тиз һәм хаталарсыз узарга тырыштылар. 8-12 яшьлек ир балалар һәм 8-13 яшьлек кызлар "Хонда-200", өлкәнрәкләр "Хонда-270" картларына идарә иттеләр. Шәх-си беренчелектә буалылардан төрле яшь ка-тегорияләрендә икенче урынны Алинә Сәгъ-диева, өченчене Гөлия Әһлиуллина һәм Газиз Гафуров яуладылар. Кызлар командасы тренеры Алзинә Вафина әйтү-енчә, районда карт белән шөгыльләнүче кызлар күбрәк икән. Һәм алар егетләргә караганда кыюрак та, кызыксынучанрак та, үҗәтрәк тә. Ә гомумкоманда нәтиҗәләре буенча беренче урында Буаның "Росток" командасы. Икенчене һәм өченчене Казан картингчылары алды. Җиңүчеләргә кубоклар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Буалыларга яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, пьедесталның беренче баскычына күтәрелергә район мәдәният идарәсе каршындагы сәнгать мәктәбенең "Сезам" бию коллективының матур чыгышлары да ярдәм ит-ми калмагандыр. Тагын "Форсаж" трассасы күптән таныш үзләренә. Алар би-регә атнага бер тапкыр килеп шөгыльләнәләр. Тренерлары Илдар Сабир-җанов карт серләренә тө-шендерүгә көчен дә, вакытын да кызганмый. Әнә, шәкертләре кубокны алгач та үзен тү-гәрәкләп әйләндереп алып, дәррәү рәхмәт әйт-теләр. Бәйгене оештыручылар буалыларның гомумән яхшы әзерлектә килүләрен яшермиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев