Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа медицина училищесы студентларын коррупциягә каршы торырга өйрәттеләр (+фото)

Ял үзәгендә студентлар алдында район үзәк китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Лариса Чинахова чыгыш ясады. Ул коррупциянең килеп чыгышы тарихына тукталды. Буа шәһәр прокуроры урынбасары Ришат Гыйззәтуллин исә ришвәтчелеккә каршы законнар белән таныштырды. Туган якны өйрәнү музее үзәктә "Коррупциягә - юк!" исемле күчмә экспозиция дә оештырды. Муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы...

Ял үзәгендә студентлар алдында район үзәк китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Лариса Чинахова чыгыш ясады. Ул коррупциянең килеп чыгышы тарихына тукталды. Буа шәһәр прокуроры урынбасары Ришат Гыйззәтуллин исә ришвәтчелеккә каршы законнар белән таныштырды. Туган якны өйрәнү музее үзәктә "Коррупциягә - юк!" исемле күчмә экспозиция дә оештырды. Муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Зөлфия Шәйхаттарова исә районда коррупциягә каршы эшнең ничек торуын сөйләде.
Сөйләшү тагын да тәэсирлерәк булсын өчен, соңыннан студентларга коррупциягә каршы көрәш темасына фильм күрсәтелде.

Фотолар Туган якны өйрәнү музееннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ял үзәгендә студентлар алдында район үзәк китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Лариса Чинахова...