Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа медицина училищесында төрле елдагы чыгарылышлар очрашты

Медицина училищесына ел саен май аеның соңгы шимбәсендә уку йортын төрле елларда тәмамлаучылар җыела. Быел да традиция бозылмады. Килүчеләр, Татарстанда гына түгел, ә Казан, Ульяновск, Чабаксар шәһәрләрендә хезмәт куючы табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары, шулай ук кичәге чыгарылышлар башлап музейда булдылар. Директор Рамил Гыймадиев училищеның тарихы, бүгенгесе белән кыскача таныштырды. 1936...

Медицина училищесына ел саен май аеның соңгы шимбәсендә уку йортын төрле елларда тәмамлаучылар җыела. Быел да традиция бозылмады.

Килүчеләр, Татарстанда гына түгел, ә Казан, Ульяновск, Чабаксар шәһәрләрендә хезмәт куючы табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары, шулай ук кичәге чыгарылышлар башлап музейда булдылар. Директор Рамил Гыймадиев училищеның тарихы, бүгенгесе белән кыскача таныштырды. 1936 елда шәфкать туташлары хәзерләүче 2 еллык мәктәп булып ачылган ул. Шул дәвердән бирле барлыгы 11 меңгә якын шәфкать туташы һәм фельдшер әзерләп чыгарылган.

Очрашуга уку йортының горурлыгы булган укытучылар, шулай ук биредә белем алган Г. Хисамова, В. Кузьмин да килделәр. Чыгарылышлар арасында медицина фәннәре докторлары, фән кандидатлары да байтак. Мәртәбәле кунакларның берсе - 1984 елда уку йортын тәмамлаган Рәшит Байбиков. Ул республика клиник дәваханәсендә балалар урологиясе бүлегендә югары категорияле хирург, Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, Россиянең балалар хирургиясе ассоциациясе һәм Европаның балалар хирурглары җәмгыяте әгъзасы. Башкалар да үзләренең хезмәтләре, уңышлары турында сөйләделәр, укытучыларына рәхмәтләрен җиткерделәр. Араларында Казанда төрле дәваханәләрдә эшләүче кичәге 401 төркем студентларының, Казан, Ульяновск медицина университетларында укучы Р. Әюпов һәм А. Муллина кебек яшьләрнең дә булуы күңелле.

Бәйрәм И. Евдокимова әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Соңыннан арабыздан киткән укытучыларны искә алдык, каберләренә чәчәкләр куйдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев