Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа мөхтәсибәтендә акция башланып китте (+фото)

Буа мөхтәсибәтендә яшьләр бүлеге тәгъдим иткән "Балага шатлык бүләк ит, мәктәпкә юл" акциясе үз эшен башлап җибәрде. Бүген "Госман" мәчетендә шул акциядән җыелган акчаларны туплап, Шангараевлар гаиләсенә өч бертуган ятим балаларга: Наилә, Алинә, Искәндәргә мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Сабыйларның күзләрендә куаныч, шатлык иде. Дәфтәр, альбом һәм башка нәрсәләр белән тутырылган букчаларын...

Буа мөхтәсибәтендә яшьләр бүлеге тәгъдим иткән "Балага шатлык бүләк ит, мәктәпкә юл" акциясе үз эшен башлап җибәрде.
Бүген "Госман" мәчетендә шул акциядән җыелган акчаларны туплап, Шангараевлар гаиләсенә өч бертуган ятим балаларга: Наилә, Алинә, Искәндәргә мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Сабыйларның күзләрендә куаныч, шатлык иде. Дәфтәр, альбом һәм башка нәрсәләр белән тутырылган букчаларын күтәреп, рәхмәтләрен әйтеп, сөенештеләр.
Бүләкләр имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Сафиуллин Илнур тарафыннан бирелде. Акция тагын бер атна дәвам итечәк. Әйдәгез, кардәшләр, читтә калмыйк! Тамчыдан күл җыела! Аятьтә бар бит: "Берәү тузан бөртеге хәтле генә яхшылык кылган булса, аның әҗерен күрер". Көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев