Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буа музейга гаиләләр килде: аларны аерылышулар борчый (+фото)

Тату, бер-береңне хөрмәт итеп ничек яшәргә? Туган якны өйрәнү музеенда "Бердәм Россия" сәяси партиясе инициативасы белән оештырылган түгәрәк өстәл арындагы сөйләшү әлеге проблеманы күтәрде. Сөйләшү нигездә мөселман динендәге гаиләләр белән барды. Яңа Тинчәледән 51 ел үрнәк гомер кичерүче Далим һәм Руфия Фәтхуллиннар, Яңа Суыксудан Рафыйк һәм Рәмзия Сираҗевлар, Иске Тинчәлдән...

Тату, бер-береңне хөрмәт итеп ничек яшәргә? Туган якны өйрәнү музеенда "Бердәм Россия" сәяси партиясе инициативасы белән оештырылган түгәрәк өстәл арындагы сөйләшү әлеге проблеманы күтәрде. Сөйләшү нигездә мөселман динендәге гаиләләр белән барды. Яңа Тинчәледән 51 ел үрнәк гомер кичерүче Далим һәм Руфия Фәтхуллиннар, Яңа Суыксудан Рафыйк һәм Рәмзия Сираҗевлар, Иске Тинчәлдән гомер буе каенана белән бергә яшәгән Сәфинә Алиуллова, яшьләрдән - Буадан Гөлчәчәк һәм Марсель Кәримовлар, Зөлфия һәм Илнур Зәйнуллиннар чакырылган иде. Район ЗАГС бүлеге начальнигы Эльвира Шәһәлиева кунакларны статистика белән таныштырды һәм гаиләләргә бүләкләр тапшырды. Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гакыйл Камалетдинов та сүз алып, мондый чараларны зуррак аудиторияләрдә оештырырга кирәклегенә басым ясады. Бу турыда тулырак мәгълүматны 2Байрак" район газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев